Маяк
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гаилә
4 Май , 10:45

Балачактан бергә алар

Гаилә... Нәрсә ул? Шундый ягымлы, җылы, матур хисләр белән тулган гади һәм шул ук вакытта бик зур мәгънәгә ия булган сүз дияр идем. Тирә-ягын әрәмәлекләр уратып алган, табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан Илеш авылында, бер-берсенә тугры булып, хөрмәт итеп матур яшәгән гаиләләр байтак. Шуларның берсе – минем укучыларым Ильмира белән Камил Рәхимовлар.

Балачактан бергә алар
Балачактан бергә алар

Гаилә башлыгы Камил гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Ябалак урта мәктәбен тәмамлагач, район үзәгендә һөнәри училищеда шоферлар курсында укый. Хәрби бурычын үтәр өчен армия сафларына юллана, аннан соң туган колхозында шофер булып хезмәт юлын башлый.  Бүгенге көндә дә “Илеш” кооперативында намуслы хезмәт итә.

Тормыш иптәше Ильмира да – Илеш авылы кызы. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Бөре медицина училищесында белем ала. Ильмира хезмәт юлын “Илеш” кооперативында сыер савучы булып башлый. Кечкенәдән эшкә чыныгып үскәнгә күрә бер дә сынатмый, гел алдынгылар сафында булып, бик күп Почет грамоталарына һәм Дипломнарга лаек була. Шулар рәтендә иң кадерлесе – Башкортстан Респубикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы Почет грамотасы. Ильмира 2016 елдан алып бүгенге көнгә кадәр “Илеш” кооперативында ясалма орлыкландыру технигы булып эшли, зур уңышлар-га ирешә. 2018 елда районда узган ясалма орлыкландыру техниклары конкурсында җиңеп, Благоварда узган республика конкурсында район данын яклый, Диплом белән бүләкләнә. Башкортстан Респубикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырыла.

Камил белән Ильмира бер авылда туып-үскән, балачаклары бер сукмактан үткән, Сөн суында су кереп үскән матур парлар. Камил мәктәп елларында ук Ильмирага күз төшергән, аны еракка җибәрмәгән. Моннан 26 элек тәкъдим ясап, алар кавышалар. Матур итеп үз көчләре белән дөнья тергезеп, ике балага гомер бирәләр, аларны үзләре кебек тәртипле, тырыш итеп тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Альмира Башкорт дәүләт аграр университетын кызыл дипломга тәмамлый. Хәзерге көндә кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән кызлары Әминәне тәрбиялиләр. Уллары Ирек Уфа күп профильле һөнәри колледжының 2нче курсында белем ала.

Шундый тату, матур гаиләнең йорт - җирләре һәрчак тәртиптә. Күпләп малтуар, кош-корт карыйлар. Ильмира һәркемгә ачык йөзле, гөлләр, чәчкәләр үстерергә ярата. Тугры тормыш иптәше, хәстәрлекле әни һәм дәү әни, оста хуҗабикә дә. Камил исә җырлы-моңлы гаиләдә үскәнгә күрә оста гармунчы, мәдәни чараларда актив катнаша.

Зинура ГЫЙЛӘҖЕВА. Илеш авылы.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: