Маяк
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гаилә
4 Май , 11:00

Күркәм пар – авыл күрке

Шәммәт авылының җәйрәп яткан сөн елгасы аша чыгып, 1-2 чакрым атлагач, Татарстанның Актаныш районы Аеш авылына барып чыгасың. Шуңа күрә Шәммәт кызларының Аешка килен булып китүләре, яисә безгә килен булып төшүләре гадәти күренеш.  

Күркәм пар – авыл күрке
Күркәм пар – авыл күрке

Аеш кызы Әсфирә бездә күптән килен булып яши. Уңганлыгы, ихласлыгы, сабырлыгы, азсүзлелеге белән күпләрдән аерылып тора. Ул күп балалы гаиләдә дөньяга аваз сала, кече яшьтән үк хезмәттә чыныгып үсә. Тәүдә Аеш сигезьеллык мәктәбен, арытаба Актаныш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Актанышта «Ромашка» балалар бакчасында хезмәт юлын башлый. Язмыш аны Шәммәт егете Фәрис Насыйпов белән кавыштыра.

Яшьләр гаилә коргач, төп нигездә, әти - әни белән бергә дөнья көтә башлый. Фәрис исә үзе 10 балалы гаиләдә үскән төпчек бала. Ул Аккүз урта мәктәбен тәмамлагач та, терлекчелектә эшли башлый. Башта «Сөн» колхозында, соңрак «Илеш» кооперативында, бүгенге көндә “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең Иске Күктау терлекчелек фермасында хезмәт сала. Әсфирә дә килен булып төшкән көненнән алып, бүгенгә көнгә кадәр – тырыш хезмәттә. “Сөн” кооперативында казлар карый, соңрак пешекче һөнәрен башкара. Әлеге көндә И.Ихсанов крестьян-фермер хуҗалыгында эшли.

Насыйповлар авылда кирпечтән бик күркәм йорт төзеп керәләр. Гаиләдә мәхәббәт җимешләре – кызлары Гүзәлһәм уллары Рүзәл үзләренә охшап, тыйнак, уңган, эшсөяр булып үсәләр. Аккүз урта мәктәбен тәмамлагач, Гүзәл Минзәлә педагогия колледжында белем ала, арытаба Казан федераль университетында читтән торып укый. Бүгенге көндәКазан шәһәрендә тәрбияче булып эшли Шунда ук булачак тормыш иптәше белән кавышып, гаилә учагы кабызалар.Уллары Рүзәл Югары Яркәйдәге 86нчыһөнәри училищены тәмамлагач, армиядә хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, Чаллы шәһәрендәге “КамАЗ” җәмгыятенә эшкә урнаша.

Балалары әти - әниләрен хөрмәтләп, һардаим кайтып, ярдәм итеп торалар Шулай тәрбияләнгәннәр алар. Туганнары да – төп нигездә кадерле кунак. Насыйповлар күпләп мал тоталар, ихата-кура, йорт пөхтәлеге, чисталыгы, төзеклеге белән сокландыра. Тырыш пар күршетирәдә яшәүче өлкән буынның да һәрвакыт хәлен белеп, ярдәм кулын сузып яши. Шуңа күрә дә тормышларында бә-рәкәт, иминлек хакимлек итә.

Авыл шундый күркәм парлары белән матур һәм аның киләчәге өметле.

Әнфисә ШӘЕМОВА. Шәммәт авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: