Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
5 Май , 11:05

Гаилә учагының җылысын тоеп

Һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ни генә булмасын, кеше үзенең гаилә кочагында ял итә, рухи көч җыя, күңелен бушатып җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Мин дә пар канатлы гаиләдә үсүемә, Исәмәт авылында, туган нигеземдә якты йөзләре, тәмле ашлары, җылы кочаклары белән безне сагынып көтүче әти-әнием булу белән бик бәхетлемен.

Гаилә учагының җылысын тоеп
Гаилә учагының җылысын тоеп

Аларның тату гомер итүләренә чиксез шатланам. Бу дөньяда алардан да яхшырак, миһербанлырак, якынрак, кадерлерәк кеше юк. Алар безне сулыш ала башлаган көнебездән алып кайгырта башлап, һәр яңа эшебезгә сөенә, кечкенә уңышларыбызны да шатланып кабул итә. Минем кадерлеләрем һәрвакыт безнең өчен кайгырып, ярдәм итеп торалар, күз карасыдай саклап, төпле киңәшләрен бирәләр.

Әтием - Фиок Яруллин Шәмсинур һәм Нурулланың күркәм гаиләсендә Исәмәт авылында дөньяга килгән. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашып, Кызыл Йолдыз ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә, исән-сау яу яланыннан әйләнеп кайтып, милиция өлкәсендә хезмәт салган, әнисе Исәмәт урта мәктәбе директоры вазифасын башкарган. Әтием Диңгез флотында хезмәт итеп кайтканнан соң, Уфа шәһәрендә химия сәнәгате заводында хезмәт юлын башлый. Әмма үз туган җирен яраткан егет чит җирләрне үз итә алмый, күңеле авылына тартыла аның. Исәмәткә кайтып, «Сигнал» колхозына эшкә урнаша һәм гомере буе аңа тугры кала. Яктылык тудыручы һөнәр иясе - баш энергетик булып эшләү дәверендә ул ут үткәрмәгән бер генә йорт та калмагандыр, мөгаен.

- Авылның берәр почмагында ут сүнсә, электр челтәрендә өзеклекләр туса, кыска ялганыш булганы турында хәбәр килеп ирешсә, кар-буран, җил-яңгыр дип тормадык, тизрәк әлеге мәсьәләне хәл итәргә ашыга идек. Фермалар территориясен, мал торакларын ут белән тәэмин итү, эш вакытында, мәсәлән, сыер сауганда, тирес чыгарганда өзеклекләр булдырмау, электр приборларын карап, тәртиптә тоту – барысы да безгә йөкләнгән иде, - дип искә ала ул хезмәт елларын.

Хәтеремдә, кайвакыт авылдашлар да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр иде, ул бервакытта да баш тартмады, кулыннан килгәнне эшләргә тырышты. Хаклы ялга чыккач та, тик утырмады, соңгы биш елда Исәмәттәге социаль приют бүлекчәсендә электрик булып эшләде. Кадерлебез авыл мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты булып эшләгән укытучы кызны, әниебезне – Югары Яркәй авылы сылуы Роза Әкрам кызын үзенә гомерлек яр итеп сайлый. Кырык биш ел алар кулга-кул тотынышып, матур, парлы тормыш юлы үтәләр. Безгә, ике кызга яшәү бүләк итеп, яхшы тәрбия бирделәр. Айгөл сеңлем һәм мин алар үрнәгендә үсеп, икешәр югары уку йортын уңышлы тәмамладык, теләгән һөнәребезне сайлап, бу тормышта үз юлыбызны таптык, медицина өлкәсендә хезмәт итәбез. Бүгенге көндә - икебез дә тормышта, балалар үстерәбез.

Әйе, әни-әтием – безнең өчен олы терәк, зур таяныч. Без алар белән горурланабыз, кадерлеләребезнең уңганлыгына, тырышлыгына сокланып туя алмыйбыз. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар күпләп мал-туар, кош-корт тәрбиялиләр. Бакчаларында төрле - төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Уңганнарга – уңыш юлдаш, дигәндәй, алмагачлары алмалардан сыгылып тора, җиләкләре гел өлгереп, күзне кызыктыра. Әтием йорт мәшәкатьләреннән бушагач, балыкка йөрергә, футбол һәм хоккей карарга ярата, әнием бик оста итеп чигү чигә, рәсемнәр ясый. Алардан кунак та өзелми ул. Авылдашлары, туганнары белән аралашып, дус яшиләр. Шундый кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле кешеләр булганга аралашып яшәве рәхәт тә, күңелле дә, шуңа да аларны һәркем хөрмәт һәм ихтирам итә.

Бүген безнең өчен бик тә кадерле көн, чөнки әтием 75нче көзен каршылый. Бәйрәме белән тәбрикләп, изге теләкләремне юллыйм, иминлек, сәламәтлек телим. Кадерлеләремнең йортының уты сүнмәсен, балалар, оныклар шат авазыннан тынмасын, һәрвакыт туганнар җыелып, шау-гөр килеп, гел шулай аралашып яшәсеннәр иде. Киләчәктә дә, тату тормышта, гаилә учагының җылысын тоеп, бәхетле яшәргә язсын аларга.

Гүзәл ИДРИСОВА. Уфа шәһәре.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: