Маяк
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 Май , 10:30

Районыбыз горурлыгы

Якташыбыз, Башкортстанның халык язучысы Суфиян ПОВАРИСОВның 100 еллык юбилее якынлашып килә. Бу уңайдан Югары яркәйдәге беренче гимназиянең якташ язучы һәм ша- гыйрьләргә багышланган музейда Башкортстанның халык язучысы, драматург, публицист, профессор, филология фәннәре докторы суфиян Шәмсетдин улы ПОВАРИСОВны искә алу кичәсе үтте.

Районыбыз горурлыгы
Районыбыз горурлыгы

Анда язучының туганнары, районның шагыйрь һәм язучылары, аның иҗатын сөюче укучылар, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты, язучы турында җылы да, ямансу да, кызык та истәлекләре белән уртаклашты.

Килгән кунакларны музей җитәкчесе Чулпан Исламгалиева гимназиядә урнашкан музей-бүлмәдәге иҗади лаборатория экспонатлары белән таныштырды. Әйтергә кирәк, музей Республика Башлыгының дәүләт һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән грант ярдәмендә ачылды. Кичәдә якташыбызның тормыш һәм иҗат юлына байкау ясалды. Укучы Илнар Гыйльметдинов шагыйрьнең сүзләренә язылган «Авылымның айлы кичләре» җырын бүләк итә. Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Фәйзрахманова юбилярның «Илешем-җимешем» шигырен сәнгатьле укыды. «Балкыш» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлфинә Сәлимова язучының әдәбияте бездәге урынын югары бәһалады.

Язучының иң якыннары да чарада катнашып, аның турында иң җылы истәлекләре белән бүлеште. Бүгенге көндә Кырмыскалы районында яшәгән кызы Клара әтисенең шаян, һәрчак мәгънәле, ихтирамлы булуын зур хөрмәт белән искә алды. Дүртөйледән килгән оныкачы Лилия Марс кызы музейны булдыруга зур өлеш керткән мәктәп җитәкчелегенә, укытучыларга рәхмәтен җиткерде һәм картәтисе белән бергә яшәгән соңгы елларын сөйләп үтте. Якын туганы Илсөяр Афзал кызы Суфиян Поварисовны туган җанлы, кешелекле булуын әйтте.

Якташыбыз озак еллар Башкорт дәүләт университетында укыта. Безнең укытучылар арасында да аның укучылары бар. Шуларның берсе Гөлшат Фирдүс кызы остазын миһербанлы, якташларына карата аеруча игътибарлы һәм ярдәмчел булганын билгеләде. Шагыйрь Рәлиф Шагали һәм язучы Мәрьям Шәмсиеваның да чыгышлары кичәгә ямь өстәде. 9-10 сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Светлана ФӘЙЗРАХМАНОВА, Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: