Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 Май , 10:45

Ак халатлыларга зур рәхмәт

«Байлык – бер айлык, сәламәтлек - зур байлык» дип бер дә юкка гына әйтмәгәндер халкыбыз. Бу сүзләрнең хаклыгын аңлатып тору кирәкмидер.

Ак халатлыларга зур рәхмәт
Ак халатлыларга зур рәхмәт

Табиб - офтальмолог Мохаммед Шафиуллах Югары Яркәйдәге район үзәк дәвәханәсендә шимбә көнне кабул итүләр үткәрә дигәч, язылып аңа кердем. Ул мине кабул итеп, җентекләп карады һәм Ижау шәһәрендәге күзләр дәвалау клиникасына барырга тәкъдим итте. Иң мөһиме, күз авыруы булганнарны алар автобус белән килеп алып, дәвалап кайтаралар икән. Бил- геләнгән көне җиткәч, без юлга кузгалдык. Биредә безне бик җылы каршыладылар: көтү бүлмәсендә кайнар чәй, юлдан арып килгәннәргә ял итү бүлмәсе бар. Барыбызны да табиб кабул итү үткәреп, шул ук көнне күзгә операция эшләделәр. Арытаба клиника машинасы безнең төркемне кунакханәгә илтеп урнаштырды. Иртәнге ашны ашагач, автобус белән клиникага ба- рып, тикшерү үттек. Алар безгә киңәшләр, дарулар биреп озатып калды.

Безнең сәламәтлекне кайгыртканнары өчен район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллинага, хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге телибез.

Ираида ИМАМОВА. Аккүз авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: