Маяк
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 Май , 10:30

Райондаш иҗатчылар белән очрашу

Шагыйрьләр алар картаймый. Шагыйрьләр – ара гына. Вакыт иңсәсенә басып Ял итеп ала гына... Туксанда да ялганның ул Суга ала яңагына. Шагыйрьләр пыскый алмыйлар. Шагыйрьләр – яна гына. Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА.

Райондаш иҗатчылар белән  очрашу
Райондаш иҗатчылар белән очрашу

Күптән түгел Түбән Яркәй лицеенда бик матур чара узды. Олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк ияләре якташ шагыйрь - язучыларыбыз Гөлфинә Сәлимова, Рита Солтанова, Илгиз Әхмәтов белән очрашу үтте. Республика, район гәзит-журналларында дөнья күргән әсәрләре, бастырган китаплары аша без аларның иҗатлары белән даими танышып торабыз, үзебезгә рухи көч алабыз. Ә очрашуда укучыларга якташларыбыз белән турыдан-туры аралашып, сораулар бирү форсаты тиде. 7, 10 сыйныф укучылары Галия Рәхимова, Чулпан Гобәйдуллина, Диана һәм Азалия Хафизовалар, кунакларны ихлас сәламләп, авторларның шигырьләрен яттан сөйләде, 6 сыйныф укучылары Әмир Маликов, Әмир Муллаянов Г.Сәлимованың “Таулар белән серләшәм” әсәреннән өзек сәхнәләштереп күрсәтте. Әдипләребез  үз чиратында тормышлары, иҗатка ничек килүләре турында сөйләде, шигырьләрен укып ишеттерде, шигъри җанлы егет һәм кызларны каләм тибрәтеп карарга, әсәрләр язарга чакырды, туган телне белергә, өйрәнергә өндәде. Автографлы китапларын лицей китапханәсенә бүләк итеп, балаларны сөендерде.

Хөрмәтле кунакларыбыз чын мәгънәсендә талант ияләре. Аларның йөрәк түреннән чыккан әсәрләре яшь буынны тәрбияләүдә һичшиксез зур урын алып тора. «Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен. Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз”, - диде үз чыгышында лицейның тәрбия эше буенча директор урынбасары Гүзәл Ибраһимова. Әһәмиятле чара күңелләрдә якты, җылы тойгылар калдырды.

Киләчәктә безнең лицейчылар арасыннан да талантлы иҗатчылар үсеп чыгып, әсәрләрен, мәкаләләрен район, республика матбугатында күрербез дип өметләнеп калабыз.

Алсу БАСЫЙРОВА, Түбән Яркәйдәге лицей китапханәчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: