Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Победа. Акции
4 февраль 2023, 10:00

Ватанны саклаучыларга ярдәм итик!

Районда һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы сузарга тырыша. Киң күңелле илешлеләр аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын якынайтыр өчен үз өлешен кертергә ашыга

Ватанны саклаучыларга ярдәм итик!
Ватанны саклаучыларга ярдәм итик!

Районда һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы сузарга тырыша. Киң күңелле илешлеләр аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын якынайтыр өчен үз өлешен кертергә ашыга. Әйткәндәй, март башында яугирләргә гуманитар ярдәм озатылачак.  Шул рәвешле,  райондашлар сезнең актив кушылуыгыз сорала.

Аларның үтенечләре: бензопила, мич, бәләкәй газ балоннары, тепловизор, йокы капчыгы, медикаментлар, “УАЗ” автомобиле, бозылмый торган ашамлыклар, җылы киемнәр (термобелье), термоноскилар, яшәү шартлары тудыра торган һ.б. кирәк-ярак әйберләр.

Хөрмәтле илешлеләр! Әйдәгез, Ватанны саклаучыларга бергәләп булышыйк, аларның исән-имин кайтуларын көтеп калыйк. Башкортстан һәм Илеш районының махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта булган солдатларга әйберләр җыю Югары Яркәй авылы, Пушкин урамы, 3нче йорт адресы буенча башкарыла. Белешмә өчен телефоннар:8(34762)5-16-74,  8-917-442-26-34.

Шулай ук, илешлеләрне һәм районнан читтә яшәүче якташларыбызны фондны тулыландыру өчен бер көнлек хезмәт хакын яки шәхси акчаларын күчереп, акциягә актив кушылуларын сорыйбыз.

Район сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы акча җыю һәм күчерү буенча оператор булып тора.

Акча күчерү өчен банк реквизитлары:

ИНН: 0225002913,  КПП: 022501001

БИК: 048073770 ОГРН 1030200019717

ОКПО: 32027615.  ОКВЕД  94.99

Корр./сч. № 30101810600000000770

Рас./сч. № 40703810400340000002

Филиал ПАО «УралСиб» в г.Уфа

Юридик адресы: 452260

Илеш районы Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 20

Белешмәләр өчен телефон: 8(34762)5-10-06. 

Хөрмәтле райондашлар, бүгенге катлаулы тормышта беребез дә битараф калмыйк, бердәм булыйк, Ватаныбызны саклаучы хәрбиләребезгә ярдәм итик.

Оештыру комитеты

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: