Маяк
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Антитеррор
14 апрель 2023, 10:39

Төп юнәлеш - профилактикалау

Бүгенге көндә экстремизм һәм терроризм Русия Федерациясенең милли иминлегенә реаль куркыныч булып тора.

Төп юнәлеш - профилактикалау
Төп юнәлеш - профилактикалау

Экстремистик һәм террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе - аларны профилактикалау. Бу дәүләтнең генә түгел, ә һәр гражданның да бурычы. Террорчылык эшчәнлегенә каршы торуның хокукый һәм оештыру нигезләре 35нче «Терроризмга каршы тору турында»гы Федераль закон, Русия Федерациясе Президентының 116нчы «Терроризмга каршы тору чаралары турында»гы Указ белән билгеләнгән.

Федераль законнарга ярашлы, экстремистик эшчәнлеккә терроризмны халык алдында аклау һәм башка террорчылык эшчәнлеге; социаль, раса, милли яки дини ызгыш-талашлар тудыру; кешенең социаль, раса, милли, дини яки телгә карашы яки дингә мөнәсәбәте буенча аерымлык, өстенлек яки кимчелек пропагандасы; кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен аның социаль, раса, милләт, дини яки тел ягыннан булуына яки дингә мөнәсәбәтенә бәйле рәвештә бозу; Русия Федерациясе Җинаять кодексының 63 статьясының беренче өлешендәге е пунктында күрсәтелгән мотивлар буенча җинаятьләр кылу; нацист атрибутикасын яки символикасын яки аларга охшашны куллану дәрәҗәсенә кадәр пропагандалау һәм халык алдында күрсәтү; әлеге гамәлләрне тормышка ашыруга җәмәгатьчелек алдында чакырулар яки билгеле экстремистик материалларны массакүләм тарату һ.б. Террорчылык җинаятьләренә террорчылык акты, тоткынны алу, законсыз кораллы формирование оештыру һәм анда катнашу, һава яки су транспортын яки тимер юл составын урлау һәм башкалар керә.

Террорчылык категориясенә караган киң таралган җинаятьләрнең берсе - Русия Федерациясе Җинаять кодексының 207нче “Террорчылык акты турында ялган хәбәр» статьясында каралган җинаять. Әлеге җинаятьне кылу хокук тәртибен саклау органнары көчләрен ялган хәбәрләрне тикшерүгә, шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә халыкка ярдәм күрсәтергә чакырылган махсус хезмәтләрне читкә юнәлтүгә, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозуга китерә. Әлеге җинаять өчен 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган, ә ашыгыч очракларда ярдәм күрсәтергә чакырылган һәм ялган хәбәрне тикшерергә мәҗбүр булган коткару хезмәтләре эше белән бәйле мөлкәт һәм матди зыянны гаепле кеше каплый.

 

Районның террорчылыкка каршы комиссиясе.

 

 

Фото ufacity.info

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: