Маяк
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Антитеррор
14 апрель 2023, 10:51

Уяу һәм игътибарлы булыгыз!

Агымдагы елның 11 апреленә районда Төп юнәлеш - профилактикалау 19 янгын булып, аларда 1 кеше тән җәрәхәте алды. Янгыннар саны узган ел белән чагыштырганда 8 очракка артты.

Уяу һәм игътибарлы булыгыз!
Уяу һәм игътибарлы булыгыз!

30 марттан районда коры үләннәр янгыннары чыга башлады. Янгын сүндерү бүлекчәләре көн саен аларны бетерү буенча дүртәр тапкыр чыга.

Аларның сәбәбе - кешеләрнең хәвефсезлек мәсьәләләренә җавапсыз һәм ваемсыз мөнәсәбәте. Әлеге бәлагә коры үләнгә теләсә нинди тәмәке, балалар уйнаганда сүнмәгән шырпы калдыгы ташлау китерә. Үлән һәм чүп-чар яндыру нәтиҗәсендә, ут зур мәйданнарга тиз тарала, ә кайвакыт торак корылмаларга һәм урман массивларына күчә.

Агымдагы елның 5 апрелендә Ябалак авылында шәхси хуҗалыкта үлән яндырганда ут күрше участокка тарала. Янгын сүндерүчеләрне вакытында чакырганга күрә генә авыр нәтиҗәләр булмады.

 10 апрельдә телебашня янында ут белән саксыз эш итү аркасында коры үлән янып китә. Утның урман массивына күчү куркынычы туды.

Шул ук көнне тагын ике янгын чыга. Каен суы җыю өчен калдырылган пыяла банкадан кояш нурларын фокуслау нәтиҗәсендә, Түбән Яркәй авылы янында коры үлән яна. Йонныда йорт территориясендә үлән яндыру вакытында ут тирес өеменә күчә, аның корылмаларга таралу куркынычы барлыкка килә.

10 апрельдә Татарстанның күрше Актаныш районы Татар Ямалы авылында 87 яшьлек әби чүп-чар яндырганда зур бәла чыга. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итте. Чүп өеменнән ут торак йортларга күчә һәм барлыгы 5 йорт хуҗалыгын колачлый, тагын берничә йорт янгын хәвефе астында була. Һава торышы коры тору сәбәпле, янгын чыгу куркынычы кискен арта. Янгыннар булмасын өчен һәр торак йорт янында су салынган савыт урнаштырыгыз; янгын куркынычы тудыручы эшләр башкармагыз, коры һәм җилле һава шартларында яки давыл кисәтүе булганда учаклар кабызмагыз; балаларга шырпылар, ут кабызгычлар һәм башка ачык ут чыганаклары белән уйнарга рөхсәт итмәгез, чөнки балалар шаяруы янгынның иң еш очрый торган сәбәпләренең берсе; кояш нурларын фокуслап, яндырырга мөмкин булган шешәләрне, пыялаларны һәм башка чүп-чарны теләсә кайда ташламагыз.

 Үзегезгә, яныгызда яшәүче кешеләргә карата уяу һәм игътибарлы булыгыз. Әгәр дә янгын күрсәгез, бу хакта шунда ук 112 «Коткару телефоны”на хәбәр итегез. Янгын сүндерү бүлеге телефоны - 8 -962 -534-01-01. Бу номерны телефоннарда сакларга киңәш итәм, чөнки 112 нче линия кайвакыт артык йөкләнергә мөмкин һәм сез янгын турында тиз хәбәр итә алмассыз.

 Заһит Шәйхетдинов, 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару часте начальнигы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: