Яшьләрне экстремистик һәм террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итү өчен җинаятьчеләр төп аудиториясен яшьләр тәшкил иткән социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга таяна. Шуңа күрә Русия Эчке эшләр министрлыгы атааналарга һәм яшүсмерләргә провокаторлар йогынтысыннан саклану буенча тәкъдимнәр әзерләгән. Җинаятьчеләр тозагына эләкмәс өчен түбәндәге киңәш-тәкъдимнәрне үтәргә кирәк.
Ата-аналарга мөһим:
-социаль челтәрләрдә бала иминлеген саклау өчен балаларның мобиль элемтәсен аерым игътибарда тотарга;
-интернет челтәренең барлык мөмкин булган хәвефләре һәм янаулары турында балаларга һәм яшүсмерләргә аңлатырга;
-баланы социаль челтәрләрдә шикле тәкъдимнәргә һәм хәбәрләргә җавап бирмәскә өйрәтергә;
-баланың кем белән аралашуын тикшерергә;
-баланың үз-үзен тотышына һәм яңа кызыксынуларына игътибар итәргә;
-әгәр бала реаль тормышта интернеттан алган «челлендж» дип аталган биремнәрне үтәсә, аның сәламәтлек өчен куркынычсызлыгына игътибар итәргә;
-бала гаджетларындагы фотоларны һәм видеофайлларны контрольдә тотарга;
-баланың дуслары һәм сыйныфташлары, шулай ук аларның ата-аналары белән элемтәләрне сакларга кирәк.
Яшүсмергә ничек тәэсир итәргә:
-ата-аналарга яисә педагогларга шикле тәкъдимнәр һәм яңа танышлар турында хәбәр итәргә;
-хокук саклау органнарына 102 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.
Ленар СӘЕТГӘРӘЕВ, Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү буенча өлкән оперуполномоченные, полиция майоры.