Нинди дә булса шәхесләрнең шикле гамәлләренә шаһит буласыз икән (билгесез яки шикле савытларны, төргәкләрне, капчыкларны торак йортларга, күпләп җыелган урыннарга китерү һ. б.), шикле булып тоелган кешеләрнең игътибарын үзегезгә җәлеп итмәскә; әлеге хәр турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә; шикле шәхесләрнең билгеләрен истә калдырырга һәм алар килгән машиналарның номерларын язып алырга тырышырга; хокук саклау органнары хезмәткәрләре килгәнче бернинди актив гамәлләр кылмаска тырышыгыз.
Шикле предмет табасыз икән, бу хакта мөмкин кадәр тизрәк мәгълүматны һәм урнашу урынын төгәл бәян итеп хокук саклау органнарына хәбәр итегез. Тәртип сакчылары килгәнче һәлакәт урыныннан китмәгез. Чакыру буенча килгән хокук саклау органнары хезмәткәрләренә җинаятьченең билгеләрен җентекләп тасвирларга тырышыгыз (буй, гәүдә төзелеше, кием-салым, аяк киеме, йөз сызыклары, чәч төсе, тавыш, кул йөге булу һәм башка характерлы билгеләр). Террорчылык актларын кылуга юл куймау максатларында җәмәгать урыннарында, транспортта, ял итү урыннарында калдырылган яки онытылган сумкаларга, чемоданнарга, рюкзакларга һ.б. игътибар итәргә кирәк. Шикле әйберләргә кагылу, селкетү, карау, ачу, шулай ук радиоэлемтә чараларыннан, шул исәптән табылган әйберләр янында кәрәзле телефоннардан файдалану катгый тыела.
Шартлаткыч җайланма турында хәбәр алганда, шартлау куркынычы тулысынча юкка чыгарылганчы реаль дип кабул ителергә тиешлеген истә тотарга кирәк. Телефон аша шартлаткыч җайланма турында мәгълүмат алганда трубканы куймагыз, көч структураларын хәбәр итү мөмкинлеген табыгыз, паникага юл куймагыз. Фаразланган шартлаткыч җайланма янында булган кешеләрне эвакуацияләү буенча чаралар күрергә.
Торак йортларда шартлауларны булдырмау максатларында подвалларга ныклы ишекләр, йозаклар куярга, подъезд ишекләрен ныгытырга, домофоннар куярга, йорттагы буш урыннарны тикшерергә; йорт ишегалдында торган машиналарны карарга; сез яшәгән йортта фатир арендалаучылар белән танышырга, шикле шәхесләр турында участковыйга хәбәр итәргә; йортта яшәүчеләрдән (пенсионерлардан, соңрак йөрүче яшьләрдән) таныш булмаган кешеләргә игътибар, аларга сораулар белән мөрәҗәгать итүләрен сорарга (террорчылар игътибар яратмый һәм алар үз планнарыннан баш тарту мөмкинлеге бар); сезнең фамилиягез дөрес язылмаган посылкалардан һәм хатлардан, сезгә билгеле булмаган кире адрессыз яки кире адреслы, авырлык үзәге урыныннан күчерелгән, вентиляция тишеге булмаган җиләк-җимеш посылкаларыннан, гадәттән тыш калын, авыр, бөкләгәндә резинага охшаган конвертлардагы хатлардан куркырга кирәк, чөнки аларда шартлаткыч җайланма булырга мөмкин. Ишегалдындагы шикле кешеләргә һәм йорт янында барган теләсә нинди сәер вакыйгаларга игътибар итегез.
Социаль киеренкелек чорында, террорчылык очраклары булганда, кешеләр күп җыела торган урыннарга – базарларга, стадионнарга, вокзалларга, тамашалы чараларга барудан сакланырга кирәк. Кеше күп булган урыннарда шикле предметларга якын килергә киңәш ителми, алар турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итегез. Урамда, метрода, транспортта калдырылган сумкаларга, портфельләргә, төргәкләргә һ. б. кагылмагыз.
Теракт куркынычы булганда паникага бирелмәгез. Кешеләр белән бергә хәрәкәт итегез, халык кырыена якынрак барырга тырышыгыз; кулларыгызны кесәләрегездә тотмагыз; күкрәк кысылмасын өчен, кулларыгызны чак кына читкә җәегез; шарфыгызны, сумкагызны, галстугыгызны ычкындырыгыз; теләсә нинди ысул белән аякөсте торып калырга тырышыгыз; озын буйлы һәм дәү кешеләрдән, шулай ук зур әйберләр һәм сумкалар тоткан кешеләрдән ераграк китәргә омтылыгыз.
Азамат ЗАРИПОВ, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы, полиция майоры.