

Экстремизмга каршы көрәш «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында»гы 114нче федераль закон белән җайга салына һәм ике юнәлештә алып барыла: экстремистик эшчәнлекне кисәтә торган профилактик чаралар үткәрү; физик һәм юридик шәхесләрдән чыккан экстремизмны ачыклау, кисәтү һәм чик кую.
Экстремист идеяләрне тормышка ашырырга омтылуның иң яман формасы - террорчылык. Аның барышында террорчылык гамәлләре әзерләнә һәм тормышка ашырыла, заложниклар алына, бер гаепсез кешеләр күпләп үтерелә һәм матди кыйммәтләр юкка чыгарыла. Менә шундый сәбәпләрдән чыгып, дәүләт экстремистлык һәм террорчылык эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгын гамәлгә кертте.
«Терроризм - ул халыкны куркыту һәм хокукка каршы көчләү гамәлләренең башка формалары аша гамәлгә ашырыла торган халыкара җәмәгатьчелек оешмалары, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары тарафыннан карар кабул итүгә йогынты ясау идеологиясе һәм практикасы. Террорчылыкның төп элементытеррорчылар җәмгыятьтә үзләренең кинәт актлары белән таратып җибәрә торган курку. «Террорчылыкка каршы тору турында»гы 35нче федераль закон террорчылыкка каршы көрәшнең хокукка каршы гамәлләрне профилактикалауга да, булдырмауга да юнәлдерелгән барлык аспектларын җентекләп билгели.
Террорчылык актын булдырмау өчен контртеррорчылык операциясе үткәрелә. Аны гамәлгә ашыру территориясендә иминлекне саклау максатыннан гади гражданнар өчен махсус чикләү хокукый режимы кертелергә мөмкин. Террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыруда гаепле дип танылган физик шәхес җинаять җаваплылыгына тартыла.
«Экстремизм» һәм «терроризм» төшенчәләре үзара бәйләнгән. Террорчылыкэкстремизмның состав өлеше, аның көчләү куркынычы һәм дәүләткә йогынты ясау белән турыдан-туры бәйле бер төре. Экстремизм исә киңрәк: ул көчләү булмаган, ләкин барыбер гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тупас боза торган эшчәнлекне дә үз эченә ала (мәсәлән, дәүләт вазыйфасын биләүче шәхесне ачыктан-ачык ялган гаепләү).
Террорчылык та, экстремизм да радикаль карашларга һәм янаучы көчләүләргә яки аны кулланучы, башка кешеләрне нинди дә булса билгеләр буенча дискриминацияләүче һәм җәмгыятькә тискәре йогынты ясаучы практикаларга бирелгәнлекне күздә тота. Экстремизм, беренче чиратта, сәяси киңлекнең тискәре үзгәрешләренә юнәлдерелгән (кеше корбаннары монда мәҗбүри түгел), шул ук вакытта террорчылык үзенең максаты итеп җәмгыятьнең торышын тотрыксызландыруны куя. Экстремизм да, террорчылык та үз тарафдарларының аңына тискәре йогынты ясаучы һәм башка кешеләрнең гадәти тормыш эшчәнлегенә комачаулаучы җимергеч иҗтимагый көчләр булып тора. Бу җинаятьләргә каршы тору, мәсәлән, урлауларга яки хәтта үтерүләргә караганда күпкә катлаулырак, чөнки баштан ук экстремизм һәм террорчылыкның нияте мөмкин кадәр күбрәк кешегә һәм тулаем җәмгыятькә зыян китерү идеясендә ята. Шуңа күрә экстремизм һәм террорчылыкбу тормышта моның белән очрашкан кешеләрнең шәхси эше генә түгел, ә безнең һәрберебезнең эше.
Радим ФӘРРАХОВ, РФ Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү оперуполномоченные, полиция лейтенанты.