

Балалар һәм яшүсмерләр мәгълүмат корбаннары була, чөнки манипулятив технологияләрне танып белә, мәгълүматның һәм аның чыганакларының дөреслеген анализлый алмый, шуңа күрә өлкәннәрдә балаларны медиакуркынычсызлыкка өйрәтү, вакытында ярдәм итү, балалар дучар булган барлык тормыш хәлләренә игътибар итү өчен зур җаваплылык ята.
Балаларга һәм яшүсмерләргә интернет челтәренең барлык мөмкин булган куркынычлары һәм янаулары, шул исәптән террорчылык оешмаларына вербовкалау буенча актив эшчәнлек булуы турында алдан хәбәр итегез. Үз балагызның теләкләрен (ихтыяҗларын), кәефен, актуаль халәтен, мәнфәгатьләрен аңларга, авыр тормыш хәлләрендә (бигрәк тә яшьтәшләре белән конфликтларга кагыла икән) ярдәм итәргә, балалар проблемаларын хәл итүдә аларга ата-ана ярдәмен реаль һәм җитди күрсәтергә, бала өчен әһәмиятен танырга өйрәнергә кирәк.
Баланы социаль челтәрләрдәге шикле тәкъдимнәргә һәм хәбәрләргә җавап бирмәскә һәм, әгәр язышу (аралашу) серен саклауны һәм ата-анага хәбәр итмәүне таләп итсәләр, шикле булырга өйрәтегез. Балада максималь кызыксыну күрсәтергә, буш вакытта алар белән аралашырга, сораулар бирергә, игътибарлы әңгәмәдәш булырга омтылыгыз. Әгәр дә сезнең арада ышанычлы аралашу булса, бала социаль челтәрләрдәге бәйләнчек әңгәмәдәшләр яки турыдан-туры янаулар турындагы борчылулары белән уртаклаша алачак.
Фашист һәм неонацист символикасы: свастика, фашист Германиясе символлары, фашист сәламләү сурәте (Рим легионерлары сәламләве) экстремизм күренешенең бер төре булып торуын белегез. Балада табылган бу символиканы игътибарсыз калдырырга ярамый.
Баланы, аның интернетка керүен һәм челтәрдә булу вакытын игътибар белән күзәтергә (баланың интернетта озак һәм контрольсез тотышы психологик сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләргә китерә һәм террорчылык оешмаларына вербовщик белән бәрелешү куркынычы тудыра); бала үзен максималь уңайлы хис итәчәк мәхәббәт һәм хөрмәт атмосферасын тудырырга тырышыгыз.
Барлык очракларда уртаклашырга һәм ярдәм сорап, беренче чиратта, атааналарына мөрәҗәгать итәргә күнектерегез. Баланы тормышка уңай карарга һәм аның чынбарлыгында булган һәр нәрсәдә төрле мәгънәләр күрергә өйрәтү; интернеттан тыш уңай хис-кичерешләр (сәяхәтләр, күргәзмәләр, музейлар, походлар, бәйрәмнәр, иҗат, хобби) алу өчен мөмкинлекләр тудыру; гаилә традицияләрен булдыру (реаль тормышта һәрвакыт кызыклы, танып белү, эмоциональ якты вакыйга өчен урын бар); уңайлы яшәү шартлары тудыру һәм бала белән уңай мөнәсәбәтләр булдыру өчен үз җаваплылыгыңны аңларга өйрәтү атаананың бурычы.
Яшүсмерлек чорында төркемләшү реакциясе аеруча ачык чагыла, яшүсмер үз төркемен табу теләге белән борчыла, еш кына «без – алар»ның иң примитив схемасы буенча формалаша торган үз тиңдәшлеген эзләү белән мәшгуль. Әгәр баланың коммуникациядә проблемалары булса һәм аның реаль тормышта яшьтәшләре белән тулы канлы аралашуга комачаулый торган билгеле бер комплекслары булса, балага ярдәм итәргә кирәк.
Күпчелек компьютер уеннарында рәхимсезлек һәм агрессия үз-үзеңне тоту нормасы булып тора. Компьютер уеннары уйнаучы, сугыш һәм көч куллануны күтәрүче балаларның физик, вербаль агрессия дәрәҗәсе виртуаль уен дөньясында күп вакытны үткәрмәгән балаларныкына караганда югарырак.
Баланы аның уен активлыгында контрольдә тотыгыз. Ата-аналар белән конфликтлар балада үз дусларының берсе белән гаиләдәге күңелсез хәлләр турында фикер алышу ихтыяҗын тудыра. Әгәр баланың дуслары булмаса, ул үзенең эмоциональ халәте белән социаль челтәрләрдә таныш булмаган кешеләр белән уртаклаша һәм, шул рәвешле, үзенең ышанучанлыгы һәм ихласлыгы корбаны була ала.
Экстремистик оешмага вербовщик корбаны булмасын өчен ата-аналар үз балаларын нәрсәгә өйрәтергә тиеш?
1.Үз фикереңне, үз позицияңне белдерергә, мәгълүматка тәнкыйть белән карарга, үз хокукларыңны белергә.
2. Әгәр нәрсәдер аңлашылмаса һәм ниндидер мәгълүматка ихтыяҗ булса, интернет челтәрендә алынган мәгълүматның дөреслегенә шик туса яки таныш булмаган «дус» белән аралашу шикле булып тоелса, сораулар бирергә, ата-аналарга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә.
3.Читтән килгән тышкы чыганакларга билгесез сылтамаларга саклык белән карарга, аларга күчкәндә автоматик теркәлү яки авторизация ситуацияләре барлыкка килә, бу эзләү системасы аккаунтында күрсәтелгәндә шәхси мәгълүматларның җайга салынмыйча таралуын алып барырга мөмкин.
4. Ят кеше тарафыннан шәхси очрашуның бәйләнчек таләбенә шикләнеп карау, курку туган очракта элемтәне блоклау.
5. Кешеләрнең гамәлләренең фаразланган мотивларын, аларның әйткән сүзләрен, агитация һәм таләпләрен анализларга.
6. Үз-үзеңә сораулар бирергә: «Миңа бу ни өчен кирәк?», «Миннән нәрсә телиләр?», «Аларга бу нигә кирәк?», «Әгәр мин булсам, нәрсә булырга мөмкин...?» һ. б.
7. Үз балачак бәяләү карашларын формалаштырырга.
Иң мөһиме, баланың дөньяга үз карашы, кергән мәгълүмат, кыйммәтләр системасы, үзе һәм үз гамәлләре булырга тиеш. Кешенең эмоциональ бәйләнешләре (гаилә, балалар, ата-аналар, яраткан кешесе белән) никадәр ныграк һәм тормыштан канәгатьлек дәрәҗәсе югарырак булса, вербовка үткәрү шулкадәр кыенрак.
Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА, “Гаилә” хезмәтенең социаль психологы.