Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
28 Май 2019, 02:00

ЭРЕМЧЕК ЗАПЕКАНКАСЫ

Әлеге рецепт белән әзерләнгән запеканка бик тәмле, артык баллы да түгел. Кукуруз манные өстәлгәнгә күрә дә, ул күпкә файдалырак та әле. Бик тә аппетитлы, аны десерт урынына да, кичке ашка да биреп була.

Кирәк:

* майлылыгы 5% лы 500 г эремчек;

* 3 данә йомырка;

* ярты банка куертылган сөт;

* 3 аш кашыгы кукуруз ярмасыннан манный;

* 2 чәй кашыгы ванильле шикәр комы;

* 2 аш кашыгы төшсез йөзем;

* майлау өчен үсемлек мае;

* балан яки башка төрле повидлолар.



Эш барышы:

1. Савытка 2 пачка эремчек, күпертелгән 3 йомырка, ярты банка куертылган сөт салып, барысын да әйбәтләп болгатабыз.

2. Шунда ук 3 аш кашыгы кукуруз манные кушып, тагын әйбәтләп болгатабыз.

3. 2 чәй кашыгы ванильле шикәр өстибез

.4. Юып киптерелгән йөземне дә шунда кушып катнаштырабыз һәм барлыкка килгән катнашманы 30 минутка куеп торабыз. Шул арада манный бүртеп җитәргә тиеш.

5. Запеканка пешерәсе савытны үсемлек мае белән майлап, катнашманы шул савытка бушатабыз. Өстен тигезлибез.

6. 200 градуска кадәр җылытылган духовкага 25-30 минутка куябыз. Ул башта күперер, аннары бераз утырыр – бу шулай булырга тиеш.

Әзер булган запеканканы савытында ук суытабыз. Суынгач, тактага алып, турыпочмакларга бүләбез.

Өстеннән матур итеп повидло белән бизибез. Повидлоны үзегез теләгәнчә кулланыгыз.

Тәмле булсын! чыганак



Читайте нас: