Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
29 Май 2019, 12:44

торт

Күп көч куймыйча гына әзерлисең, әллә нинди ингредиентлар да юллап йөрисе түгел, әмма бик тә тәмле килеп чыга торган торт рецепты тәкъдим итәм.

Күп көч куймыйча гына әзерлисең, әллә нинди ингредиентлар да юллап йөрисе түгел, әмма бик тә тәмле килеп чыга торган торт рецепты тәкъдим итәм. Өстәвенә, мультиваркада пешереп була. Иллә дә җайлы инде менә! Аны дустым Илсөядән язып алган идем. Пешереп карагыз әле!
Кирәк:   Камыр:   5 йомырка;   1 стакан шикәр комы;   1 стакан он;   бераз чәй содасы.   Йомырка белән шикәр комын күбекләнгәнче миксерда болгатабыз. Шуннан соң он, чәй содасы кушып, яңадан туглыйбыз. Шуны мультиваркага “выпечка” төймәсенә басып, бер сәгатькә пешерергә куябыз.   Камыр пешкәндә нык кына кабара. Шуларны өч кисәккә бүлеп, корж ясыйбыз.
  Крем:   1:1 күләмендә каймак һәм куертылган сөтне туглап, кисәкләр арасына сылыйбыз.   Тортны төрле җиләк-җимешләр белән бизәргә мөмкин.   Тәмле булсын!
Читайте нас: