Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
30 Май 2019, 17:45

КАРАБОДАЙ КОТЛЕТЛАРЫ

3 стакан суда 3 стакан карабодай пешерергә. 300 г бәрәңгедән бәрәңге боткасы ясап, карабодай боткасына кушарга. 3 баш суганны вак итеп турап, алтын төскә кергәнче сыек майда кыздырып алырга да боткаларга кушарга. 1 аш кашыгы он, тәменчә тоз, борыч өстәп, әйбәтләп болгатырга да котлет формасы ясап, онда әвәләргә һәм ике ягын да майлы табада кыздырырга.

Бик тә тәмле була. Тәмләп ашагыз, дуслар!
Читайте нас: