Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
8 июль 2019, 20:56
Кара карлыганнан кайнатманың җиңел ысулы
Бакчагызда кара карлыган өлгердеме әле. дуслар? Сезнең өчен кара карлыганнан кайнатма ясауның гади һәм җиңел ысулын тәкъдим итәбез.
Кара карлыган — 11 стакан
Шикәр комы — 14 стакан
Су — 2 стакан
Кара карлыганны чистартырга, юарга һәм суын агызырга.
Савытка 2 стакан су һәм 7 стакан шикәр комын салырга. Аларны кайнатып, сироп ясарга — шикәр эреп бетәргә тиеш.
Кайнап торучы сиропка карлыганны салып, кайнатып чыгарырга һәм 10 минут кайнатырга. Шуннан соң уттан алырга.
Калган шикәр комын өстенә сибеп, шикәре эреп беткәнче 10 минут дәвамында болгатырга. Кайнар килеш банкаларга салырга. Кайнатманы суыткычта сакларга киңәш ителә.
чыганак
Читайте нас:
Новости партнеров
Электрон тәмәке тартыусылар иғтибарына!
Башкирская шаль стала официальным брендом Зианчуринского района Башкирии
Дүртөйле районы башлыгы МХО яугирләреннән сәлам җиткерде