Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
9 июль 2019, 17:31

Чия кайнатмасын шулай эшләп карагыз әле

Шушылай итеп кайнатканда, чияләр бөрешми.

Шушылай итеп кайнатканда, чияләр бөрешми.
Төшле чиядән ясала торганы.
Чияне юып саркытасың. Эмаль кәстрүлдә башта 1 стакан су кайнатып, шуңа 1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы саласың һәм кайнатып чыгарасың.
Тагын 1 стакан чия белән 1 стакан шикәр комы салып кайнатасың. Шулай итеп 9 стаканга кадәр. Соңгы стакан шикәр комы белән чия кайнап чыккач сүндерергә.
Суынгач, стерильләштерелгән банкаларга тутырасың. Чия бөрешми, йомшак була.
РS. 1 стакан суны бер тапкыр гына салырга.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: