Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Аш - су
18 июль 2019, 19:20

Маринадланган кыяр

Бик тәмле маринадлаган кыяр рецепты

Маринад өчен:
1 стакан шикәр комы (кырлы стакан)
2 аш кашыгы тоз,
1 стакан уксус,
6 аш кашыгы кетчуп (чили),
7 стакан салкын су.
Әзерләү:
Югарыда язылган барлык ингредиентларны да шикәр эрегәнче болгатабыз.
1 литрлы банкалар төбенә укроп, керән яфрагы, кара борыч, 1-2 телем сарымсак салабыз. Кечкенә кыярларны банкаларга тутырабыз. Сап-салкын маринад салып, сулы кәстрүлдә стерилизациялибез: банкаларны кайнаган суда 10-15 минут тотабыз.
Аннары крышкалар белән кышкылыкка ябабыз.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: