Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
26 июль 2019, 17:30

Кышка әзерләнәбез

Җиләк-җимешләрдән компотлар эшләү ысуллары

Соңгы вакытта күп хуҗабикәләр кышка компот кайнатмый. Җиләк-җимешне туңдыралар да кышын кирәк вакытта компот әзерлиләр.
Җимешне туңдырылган килеш кайнар суга салырга кирәк. Кайнап чыккач, утны киметегез һәм талгын утта 5 минут кайнатыгыз.
 Җиләк-җимештән компот кайнатканда 1,5 бокал җиләккә кайнап торган су салырга. Шуны 10 минут тотарга, суын агызып тагы кайнатырга һәм 1 бокал шикәр комы салырга, кайнап чыккач кире банкага агызып капкачын каплап ябарга. Банканы астын өскә әйләндереп суытырга. Аннары компотлар суынгач салкын урынга урнаштырырга.
Компотның төсе матур булсын өчен, азактан пычак очына элеп лимон кислотасы салырга була.
Компотны алюминий кәстрүлдә кайнатмагыз. Җиләк-җимештәге кислота реакциягә кереп, кушылмалары компотка күчәргә мөмкин.
Компот ясау рецептлары төрле һәм һәркем үзенә теләгәнен сайлап ала.
Җиләк компоты эшләр өчен: 3 литр банкаларны һәм капкачларын стерилиза́цияләргә һәм 1,5 бокал җиләк, кайнап торган су салырга, 10 минут тотарга, суын агызып тагы кайнатырга һәм 1 стакан шикәр комы салырга, кайнап чыккач кире банкага агызып капкачын каплап ябарга. Банканы астын өске әйләндереп суытырга.Аннары компотлар суынгач салкын урынга урнаштырырга.
Чия компоты ясар өчен: 3 литрлы стерилизациягән банкага 0,5 литр чия, кайнап торган су салырга, 10 минут чамасы тотарга кирәк.
Банкадагы суны саркытып, кире кастрюльгә бушатырга, 2 стакан шикәр комы салып, кайнатырга (әчкелт яратучылар -1 стакан, ә баллы яратучылар 2 стакан шикәр комы сала). Кире банкага бушатып, капкач белән каплаганда ярты бал кашыгы лимон кислотасы салырга киңәш ителә.
Читайте нас: