Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
29 июль 2019, 21:15

Кыяр тозлау рецепты

Кыяр тозлый башладыгызмы әле?Уңайлы кыяр тозлау рецепты.

Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә калын боҗралы итеп туралган 1 кишер, 2 баш суган, 1 баш сарымсак, берәр керән, кара карлыган, чия, лавр яфрагы, бер укроп, исле кара борыч салына.


Аннан кыярны тезәбез, аның өстенә кайнап чыккан су салып, 15 минут тотабыз. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз, 10 чәй кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салып, кабат кайнатып чыгарабыз да кыярлы банкаларга бушатып, тимер капкач белән ябып куябыз. чыганак
Читайте нас: