Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Аш - су
30 июль 2019, 20:30

Кыяр маринадлау

Бик тәмле кыяр маринадлау рецепты.

Чиста банка төбенә укроп “эшләпәсе”, керән яфрагы, сарымсак телемнәре, лавр яфрагы, түгәрәк кара һәм хуш исле борыч, канәфер, кызыл борыч, кориандр салып, юылган кыярларны 3 литрлы банкаларга тутырасың. Кайнап чыккан суны коясың, суынганчы тотасың, аннан түгәсең. 2 аш кашыгы тоз, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 2 лимон телеме саласың да кайнар су коясың. Капкачны борып, өстен аска әйләндереп куясың. О-о-ой тәмле! Эшләп карагыз, элеккеге СССР кыярлары! чыганак
Читайте нас: