Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
10 август 2019, 22:30

Аджика

Кирәк: 
Помидор – 2 кг,
Алма – 1 кг,
Кишер – 1 кг,
Болгар борычы – 1 кг,
Ачы борыч – 3 кузак,
Шикәр – 1 стакан, 
Тоз тәменчә, 
Көнбагыш мае – 1 стакан,
Сарымсак – 200 гр.
Әзерләү:
Помидор, алма, болгар борычын, кишерне иттарткыч аша үткәрергә һәм 1 сәгать дәвамында кайнаткач, көнбагыш мае, тоз, шикәр, вакланган ачы борыч һәм сарымсакны салырга. Кайнатып җиткерергә һәм уттан алырга. 
Стерильләштерелгән банкаларга салып, кышкылыкка тимер капкачлар белән ябарга. 
Источник: #Өметрецептлары
Фото: Ачык чыганак.
Читайте нас: