Маяк
-16 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Аш - су
1 гыйнвар 2021, 02:00

Бәйрәм табыны

Һәр илнең үз сый-хөрмәте

Венгрия, Германия, Австрия кебек илләрдә Яңа ел табынына кечкенә дуңгыз кыздырып куялар. Ул илләрдә дуңгыз иң бәхетле хайван санала. Ә өстәлгә кош ите кую тыела – бәхетебез очып китмәсен, янәсе.
Болгария – розалар иле. Бу илдә Яңа ел төнендә кешеләр бер-берсенә ачылыр-ачылмас роза чәчәге бүләк итәләр. Бу – мәхәббәтегез ел буе тулып торсын дигәнне аңлата.
Бирмада Яңа ел – елның иң кызу чагына туры килә. Анда Яңа елда бер-берсен котлап су сибешәләр.
Словакия белән Чехиядә бәйрәм табынын колбаса, кәбестә, сазан балыгы, гөмбә ашы, мәкле һәм баллы печенье бизи.
Франциядә Яңа ел бәйрәмнәрен кыю рәвештә «ак симфония» дип атарга була. Ак ашъяулык ябылган өстәлдә кар төсендәге шәмнәр янып тора, табынга куелган җиләк-җимешләрне шикр комы ширбәте белән каплыйлар. Дестерка ак шоклодалы кекс тәкъдим итәләр.
Италиядә бәйрәм табынының төп азыгы – итле бәлеш.
Польшада бәйрәм өстәленә 13 ашамлык төре куела.
Ә менә Япониядә табынга нык игътибар итәләр. Өстәлгә муллык билгесе – дөгедән пешерелгән печенье, озын гомер билгесе – озын макароннар, сәламәтлек билгесе - борчак ашы куялар. Көчле рухлылык билгесе итеп карп балыгы белән сыйлыйлар.
Русиядә бер бәйрәм дә ит-ашларсыз һәм һәр төрле бәлешсез үтми.
Иң мөһиме, Яңа елда бәхетегез тулы булсын, өстәлләрегез сый-хөрмәттән сыгылып торсын, мәхәббәтегез сүрелмәсен, сәламәт, көчле рухлы булыгыз!
Читайте нас