Бавыр рулетлары 200 г тавык бавырын, суган, сарымсакны ит тарткыч аша чыгарырга, 1 йомырка, тоз, каймак, он өстәп, яхшылап бутарга. Коймак пешерергә. Эчлеген әзерләү: сарымсакны, теләсә нинди яшел тәмләткечне вакларга, каймак кушарга һәм тоз-борыч салырга. Сырны һәм кишерне кыргычтан чыгарырга. Һәр коймакны яшел тәмләткечле каймак белән буярга, өстенә сыр һәм кишер сибәргә, рулет итеп төрергә. Суыткычта 2 сәгать тотырга.