Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Аш - су
1 гыйнвар 2021, 02:00

“Генерал” салаты

Чөгендердән “Генерал” салаты 200 г пешкән ит, 4 пешкән йомырка, һәм уртача зурлыктагы икешәр чөгендер һәм кишер, 100 г каты сыр, 2 тырнак сарымсак, майонез кирәк.

Чөгендердән “Генерал” салаты 200 г пешкән ит, 4 пешкән йомырка, һәм уртача зурлыктагы икешәр чөгендер һәм кишер, 100 г каты сыр, 2 тырнак сарымсак, майонез кирәк. Итне вак итеп турарга, вакланган сарымсак һәм бераз майонез кушып бутарга. Калган ингредиентларны эре кыргычтан уарга. Катлам итеп салырга: ит, сыр, йомырка, кишер, чөгендер, һәр катламны майонез белән буярга. Яшел тәмләткечләр белән бизәп, суыткычка куярга.
Читайте нас