Маяк
-7 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Аш - су
1 гыйнвар 2021, 02:00

Яңа ел табыны

Өстәлгә нинди ризык куярга?

Дуңгыз – йорт хайваны, ул ямьлелек һәм уңайлылык ярата, аңа ихласлык барыннан да мөһимрәк. Шуңа да, өстәл әзерләгәндә иң мөһиме, гади һәм уңайлы шартлар турында онытмагыз. Дуңгыз әллә ни талымлы түгел, әмма бу бәйрәм өстәлендә бертөрле әйберләр булырга тиеш дигәнне аңлатмый. Төрле салатлар һәм кабымлыклар күбрәк булган саен, киләсе ел хуҗабикәсенә ныграк ярарсыз. Әгәр сез яшелчә, чикләвек, яшел тәмләткечләр, гөмбә, ярма, йомырка һәм сырдан ашамлыклар әзерләсәгез, Сары Дуңгызга ошар. Шулай ук тавык, сыер һәм сарык итеннән пешерелгән ризыклар да ярый. Цитруслыларның төрлелеге дә ел хуҗабикәсенең күңеленә хуш килер. Әзер блюдоларны зәвык белән өстәлгә кую да мөһим. Фантазиягезне җәлләмәгез!
Читайте нас