+22 °С
Болытлы
Салатны катлап эшлибез. Аның һәрберсенә майонез ягыла. Ярым боҗра рәвешендә туралган суганны алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырып, кәгазь тастымалда саркытыла. Аннан соң, тәлинкә төбенә тигез итеп җәелә. Икенче катлам – ваклап, кыздырып алынган тавык ите. Алга таба – эре кыргычтан чыгарылган йомырка, телемләп туралган кыяр, кырылган сыр. Шулар өстенә тоз, борыч, изелгән сарымсак кушып, майда кыздырылган кишер җәелә. «Юлбарыс тиресе»нең буй-буй сызыклары караҗимештән ясала.