+16 °С
Болытлы
Тазартылган тавыкны буйга ярып, итен сөягеннән аералар. Аннары җиңелчә генә суккалап йомшартырга, тоз һәм борыч сибеп, сарымсак сөртергә.
Караҗимешне суда җебетеп, төшен алырга.
Юка итеп кенә йомырка җәймәсе әзерләргә. Өстенә әзер итне, шуннан туралган караҗимешне салырга һәм, рулет итеп төреп, җеп белән бәйләп чыгарга кирәк.
Рулетны тавык сөягеннән әзер-ләнгән шулпада 40-60 минут пешерергә һәм шунда суытырга. Түгәрәкләп киселгән рулетны табынга гарнир һәм яшелчәләр белән бизәп чыгаралар.