Маяк
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Аш - су
6 апрель 2022, 19:04

Миләштән джем ясыйбыз! (Рецепт)

Былтыр кешеләр коронавируска каршы имбирь ашадылар, сарымсак суы эчтеләр. Быел инде "көн дә миләш ашарга кирәк" дигән хәбәр таралды. 

Миләштә аскорбин кислотасы күп. Шуңа ул температураны төшерергә булыша, салкын тигәндә файдасы зур. Томау, ютәлдән дә ярдәм итә. Миләштә бактерияләр, гөмбәчекләр үрчүгә киртә тудыручы җиләк-җимеш кислоталары күп.

Миләштә ашкайнату эшчәнлеген яхшыртучы пектиннар бар. Әмма ул эч катудан файдаланылмый. Аны чәйгә кушып эчәргә яки төнәтмәсен ясарга кирәк.

Анда нерв системасын ныгытырга ярдәм итүче, стресслардан саклаучы, йокыны яхшыртучы В төркеме витаминнары бар. Миләш канның оючанлыгын яхшыртучы К витаминына бай. Тромбоз куркынычы булганда аны ашамагыз.

Миләш җиләкләре бик ачы булса да, аның составында бик күп файдалы матдәләр бар. Миләш каротиннарга һәм антициан кушылмаларга, А һәм С витаминнарына, пектинга бай. Миләш җиләгендәге витаминнар, органик кислоталар, микроэлементларның гомуми күләме дистә ярымнан да артып китә. Миләшне кан системасы бозылганда ( мәсәлән, туры эчәк веналары киңәйгәндә), сидек юллары ялкынсынганда, ташлар булганда, ашкайнату әгъзалары озак вакыт көйсезләнгәндә ( ашказаны катары, уникеилле эчэк язвасы, энтерит, эч китү) файдаланалар. Бу бигрәктә олы яшьтәгеләргә һәм балаларга файдалы.

 Джем өчен 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон кирәк. 

Миләш җиләкләрен, лимон, әфлисунны иттарткыч аша чыгарып, эмаль савытка тутырабыз. Шикәр өстәп, яхшылап болгатабыз да ут өстенә куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 45 минут пешерүебезне дәвам итәбез. Вакыт-вакыт болгатып алабыз. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз да, салкынча урында тотабыз.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: