Маяк
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
15 Май 2022, 14:25

Кузгалак пирогы рецепты

Бакчагызда кузгалаклар борын төрттеме? Әйдәгез, пирог пешерәбез!

Ингредиентлар: катлы камыр, кузгалак, шикәр комы, манный ярмасы.
 

Камырны уклау белән җәярлек итеп эретәм. Бер өлеше өстенә вак итеп туралган кузгалак салам, мул гына итеп шикәр комы белән манный ярмасы сибәм. Өстен икенче өлеш камыр белән каплыйм. 

 
Кырыйларын бөгеп чыккач, 20-25 минутка мичкә озатам.

Кузгалак пирогы суынгач аеруча тәмле була. Шуңа мин аны кичтән пешереп куям да, иртән шуның белән тәмләп чәй эчәм. Сезгә дә шушы рецепт буенча кузгалак пирогын пешереп карарга киңәш итәм.

Чәйләрегез тәмле булсын! 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: