Маяк
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
31 Май 2022, 19:03

Фольгада пешкән балык

Тәмлеге 

Кирәк булачак:
 
1 эче чистартылган скумбрия балыгы;
 
1 лимон;
 
1 суган;
 
тоз, борыч, балык өчен тәмләткеч;
 
фольга.
 
Әзерләү:
Скумбрия балыгын алты өлешкә кисәбез. Өстенә һәм кисәк араларына тоз, борыч, тәмләткечләр сибәбез, ярты лимон сыгабыз.
Бу тәмләткечләр балыкка сеңгән арада, укроп, петрушка, суганны теләгәнчә турап куябыз.
 
Хәзер балыкны фольга өстенә куйсагыз да була. Туралган яшел тәмләткечләрне суган белән кушабыз. Кисәкләр эченә, араларына шул катнашманы салабыз.
 
Скумбрияне фольгага төрәбез һәм табага салып, температурасы 160-180 градуслык мичкә 25-30 минутка куеп пешерәбез.
 
Гарнирга парда пешкән бәрәңге яки дөге әзерләргә була.

Чыганак: Заман сулышы

Фото: Интернет

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: