Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
29 июнь 2022, 21:30

«Кырмыска оясы» торты пешерү рецепты

Тәмлеге

Камыр: 200 г атланмай, 1/2 әр стакан шикәр комы һәм каймак, 4 стакан он, аш серкәсе белән сүндерелгән чәй содасы. Крем: 50 г атланмай, 1 банка куертылган сөт. Бизәү өчен: 1/2 плитә шоколад (50 г).

Атланмайны кайнатып чыгармыйча эретергә. Шикәр комы, каймак, чәй содасы салырга. Әкрен генә болгата-болгата каты камыр барлыкка киллгәнче он өстәргә.

Камырны иттарткычтан чыгарып, атланмай белән белән майланган табага сала барырга һәм 200 градускача җылытылган духовкада 20 минут тирәсе тотарга. Бераз суынгач, камырны башка савытка салып, кул белән уарга.

Крем әзерләргә. Куертылган сөтне 40 минут пар ваннасында тотарга. Йомшарган атланмайны бераз суынгач куертылган сөт белән болгатырга һәм җылы килеш вакланган камыр өстенә агызырга. Массаны кул белән болгатып, тәлинкәгә салырга һәм тау формасында өяргә.

Торт өстенә угычтан уылган шоколад сибәргә. Шоколад җиңел уылсын һәм җебемәсен өчен 1 сәгать тирәсе суыткычка куеп торырга кирәк.

 

Чыганак: http://tatar-today.ru

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: