ЧЕБУРЕК
Камыр өчен:
✓1 кг.онны иләп салабыз
✓1 аш калагы тигез генә тоз
✓4 аш калагы үсемлек мае
✓2 аш калагы уксус
✓2 аш калагы водка(салу мәҗбүри түгел!!!)
✓0,5 л.газиров.су
Бирелгән тәртип буенча ингредиентларны кушып камыр басабыз.
Камырны икегә бүлеп шарлар ясап куябыз да,җилләмәсен өчен каплап 15 минутлап ял иттерәбез.
Ике зур җәем җәябез,бик юка итмәскә!
Бер җәем өстенә 2 аш калагы үсемлек мае салып сөртәбез.
Икенче җәемне беренче җәем өстенә җәеп салабыз да аның өстенә дә 2 аш калагы үсемлек мае сөртәбез.
Ике җәемне бергә рулет итеп төрәбез дә,рулетны 3-4 см.тирәсендәге өлешләргә бүләбез.
Өлешләрне җәябез,яртысына фарш салабыз да икенче яртысын каплап кырыйларын ябештерәбез.
Кызган майда ике ягын да кыздырабыз.
Камыры катлы(слоён.камыр)камыр сыман була.
ЭЧЛЕК:
✓тана итеннән фарш
✓2 зур башлы суган(вак итеп турыйсы)
✓тоз
✓борыч
Теләгән тәмләткечләрегезне сала аласыз,шул исәптән сарымсак та.
Игътибар: Пешкән чебурекларны берсе өстенә берсен куймаска!!!