Ясагыз, үкенмәссез!
Ингредиентлар:
✅ 3 кг кыяр
✅ 1,5 кг помидор
✅ 1 кг суган
✅ 1 кг кишер
✅ 0,5 кг арпа (перловка) ярмасы
✅ 4 аш кашыгы шикәр комы
✅ 2 аш кашыгы тоз
✅ 0,5 стакан 9%лы аш серкәсе
✅ 0,5 стакан су
✅ 0,5 стакан үсемлек мае
❗Әзерлибез:
Кыярларны шакмаклап, суган белән помидорны вак итеп (соңгыларын иттарткычтан чыгартсак та ярый) турарга, кишерне эре угычтан уарга.
Арпа ярмасын яхшылап юарга.
Зур кәстерүлгә помидор, су, тоз, шикәр комы һәм үсемлек маен салырга, кайнатып чыгарырга. Кыяр, суган, кишер, ярманы да кушып болгатырга һәм кайнап чыкканнан соң 20-30 минут пешерергә. Аннары аш серкәсе өстәп, тагын 10 минут кайнатырга.
Кайнар кабымлыкны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап, капкачлы ягына бастырып, төреп куярга. Суынгач, саклау урынына урнаштырырга гына кала.
Бик уңайлы: шулпа кайнатасың да, банканы саласың һәм аш әзер!