Маяк
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Аш - су
9 сентябрь 2022, 17:51

Аш-су остасы Мәрьям Миңнегуловадан ташкабактан тәмле икра рецепты

Сез көткән икра яки аджика рецептын калдырып үтәм, дускайларым    

Аш-су остасы Мәрьям Миңнегуловадан ташкабактан тәмле икра рецепты
Аш-су остасы Мәрьям Миңнегуловадан ташкабактан тәмле икра рецепты

Моның өчен 3 килограмм ташкабак, 4 яки 5 болгар борычы, 1/3 ен генә әче борыч (яратсагыз әчене күбрәк салыгыз), 1 стакан тулар тулмас сарымсак (мин ярты стакан гына салам, ул иттарткыч аша үткәрелгән булырга тиеш). Барысын бергә иттарткыч аша үткәрәбез. Шул массага 1 стакан шикәр комы, 1 стакан тулар-тулмас көнбагыш мае, 2 аш кашыгы тоз, 480 грамм томат пастасы салып бер сәгать кайнатабыз.

1/3 стакан 9 процентлы уксус салып тагы 3 минут кайнатып алабыз да парландырылган банкаларга салып ябып куябыз.

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/new

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: