Маяк
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Аш - су
25 сентябрь 2022, 13:46

“Әтнә” торты РЕЦЕПТЫ

Авызда эреп китә торган торт тиз әзерләнә һәм аның ингредиентлары да бик гади.

“Әтнә” торты РЕЦЕПТЫ
“Әтнә” торты РЕЦЕПТЫ

Камыр өчен: 

✅ 200 гр йомшартылган маргарин 

✅ 2 йомырка 

✅ 2 аш кашыгы каймак (нинди майлылыкта булса да ярый) 

✅ 350 гр он 

✅ 150 гр шикәр комы 

✅ 1чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) 

🎂 Эчлек өчен: Алма повидлосы (аның күләме сезнең юмартлыктан тора). Пычак очына элеп кенә корица (булмаса да ярый). 

🍰 Эш барышы: 

Йомыркага шикәр комын салып болгатып алабыз. Шуңа каймак белән маргаринны салып бутыйбыз. Разрыхлитель белән он өстәп, йомшак кына камыр басабыз. Газ мичен кабызып куябыз (мин 170 градуска куям). Камырны 4 тигез өлешкә бүлеп, җәймәләр җәеп, 10-12 минут пешереп алабыз. Пешеп чыккан җәймәләрнең кырыйларын тигезләп кисәбез (аларны уклау ярдәмендә ваклап, тортның кырыйларына, өстенэ сибәр өчен кулланачакбыз). Җәймәләрнең арасына повидлоны җәеп, валчыгын гына сибшсе кала. 

 

Безгә кушыл @shahrikazanda

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: