Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
29 сентябрь 2022, 10:07

Куертылган сөтле чизкейк

Әлеге чизкейкны пешерергә түгел, суыткычка куеп тору да җитә

Куертылган сөтле чизкейк
Куертылган сөтле чизкейк

Әлеге чизкейкны пешерергә түгел, суыткычка куеп тору да җитә.
Татлы ризыкны әзерләү өчен сезгә кирәк булачак: 450 гр майлылыгы 20 проценттан да ким булмаган каймак; 300 гр печенье; эретелгән 100 гр атланмай; 300 гр яхшы сыйфатлы куертылган сөт; тиз эри торган 10 гр желатин; ¾ стакан суытылган кайнаган су.

Чизкейк әзерләнәчәк савытка пергамент кәгазе җәегез.
Печеньены ваклагыз һәм эретелгән май белән яхшылап бутагыз. Масса бик майлы да, коры да булмаска тиеш. Шуннан соң аны форманың төбенә яхшылап җәеп, ярты сәгатькә суыткычка куегыз.
Каймак белән куертылган сөтне бутарга (куертылган сөтне күбрәк тә, азрак та салырга мөмкин. Анысы һәр кешенең үз эше).

Желатин өстенә ¾ стакан су салып, кабарырга калдырырга. Ун минут торганнан соң су парлары өстенә куеп, эретергә.
Шуннан соң желатинны каймак һәм куертылган сөт белән кушып, яхшылап бутарга һәм формага салырга. Катнашманы сутыкычка куеп катырырга. Моның өчен якынча 2 сәгать кирәк булачак.

Чизкейкны җиләк-җимеш белән бизәргә мөмкин.

 

Чыганак: https://vk.com

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: