Маяк
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Аш - су
14 март 2023, 14:13

Венгер ватрушкасы

Әче, катлы камырдан ясадым.

Венгер ватрушкасы
Венгер ватрушкасы

Камырына 2 стакан сөт, 4 аш кашыгы шикәр комы, ярты стакан үсемлек мае, 1 чәй калагы тоз, ярты пачка чүпрә(50 гр юеш чүпрә),онны күпме ала, 5 стакан тирәсе.
Камыр басып 20 минутка холодильникка куеп торам. Камыр күтәрелгәч өч кисәккә бүлеп катлы камыр итеп җәям. Сыер мае белән. Йә бер пласт кына җәеп өч катлап араларына май сылап салкынга куеп торам. Эчлегенә(начинка) эремчеккә шикәр комы, лимон цедрасы, күкәй салып болгатам. Камырны җәеп квадратлап кисеп эремчек салгач конверт кебек ясадым. Өсте кызарганчы пешерәм. Шикәр комы сибеп өстәлгә бирелә. Пешергән ризыклар тәмле булсын!!!

Автор Дилә Фаритовна 🤗

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: