Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Аш - су
27 март 2023, 13:11

Тавык рулеты

Бик тәмле тавык рулеты ясау ысулы 

Тавык рулеты
Тавык рулеты

Тавыкның тиресен акрын гына салдырырга, сөякләреннән аерып итен вак итеп турарга.

Итне 10 минут чамасы кул белән изәргә.1 кг иткә 13 г исәбеннән тоз, тәменчә борыч, 100 мл шулпа, берничә изелгән сарымсак тырнагы кушарга. 2 сәгать торганнан соң пленкага паприка сибәргә, өстенә тавык тиресен җәяргә. Аның өстенә итне тигезләп җәеп, уртасына сары һәм караҗимешләр тезеп рулет итеп төрергә. Җеп белән яхшылап бәйләп, кайнап торган суга салып 1 сәгать пешерергә.

Суынгач турап табынга чыгарырга була.

 

Чыганак: Рәмзилә ХАҖИЕВА

Тавык рулеты
Тавык рулеты
Тавык рулеты
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: