+17 °С
Болытлы
Кирәк:
200 гр ак май яки маргарин
ярты стакан шикәр комы
3 йомырка
он
Әзерләү:
1. Ак майны эретэбез. Әзрәк суынганын көтәбез.
2. Шикәр комы, йомырка салып әйбәтләп болгатабыз.
3. Он салып, уртача: сыекта, куеда булмаган камыр ясыйбыз.
4. Вафельницага салып пешерәбез.Кайнар вакытта , трубочка итеп төрәбез.
Эченә вареная сгущенка яки взбитые сливки тутырсаң да була. Минеке буш)
Шундый тәмле , кетердәп торган килеп чыга. Балалар аеруча да нык ярата
Чәйләрегез тәмле булсын!
Автор @leilya_gafurova