Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
7 июнь 2019, 17:27

Бәрәңгене ничек күмәсез?

Сабак үсеп 15-20 см.га җиткәч күмәләр. Тәҗрибәле бакчачылар аны җиргә бетереп күмә, болай иткәндә 2-3 көннән үк туфрак астыннан көчле юан сабаклар төртеп чыгачак. Ә өелгән туфрак бәрәңге төпләрен җылытып торачак һәм тизрәк үстерәчәк. Колорадо коңгызы бакчагызда аз икән, кул белән дә җыеп торырга мөмкин, әгәр алар саны чамасыз артса, махсус препаратлар сипми булмас.+ Ай башында, кыраулар узганнан соң, ачык туфракка ташкабак, кабак, карбыз, кавын, помидор үсентеләрен һәм кыярны утырталар. Шулай ук көзге сорт кәбестә, кышкы торма, кызыл чөгендер һәм кышка саклауга салыначак кишерләр чәчелә.
Читайте нас: