Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
19 июнь 2019, 16:28

Әрекмән суы

Ул - яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә һәм бетерә, иммунитетны ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта

Әрекмән суы
Хәерле көн, дусларым! Сез әрекмән суы эшләдегезме әле? Юк икән, бүген-иртәгә үк эшләгез. Әле әрекмән яфракларының иң сусыл чагы.
Әрекмән яфрагы суы нидән файдалы соң? Ул - яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә һәм бетерә, иммунитетны ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Калган сыйфатларын үзегез "Яндекс" аша кереп тә укый аласыз. Белгечләр әрекмән суын көнгә өч тапкыр ашарга ярты сәгать кала 1 чәй калагы эчәргә куша. Курс - бер ай. Аннан соң организмны ял иттереп алырга кирәк. Иң яхшысы - әрекмән суын елына өч тапкыр берешәр айлап куллану. Бер ай - әрекмән суы, бер ай - ял, бер ай - әрекмән суы, бер ай ял тәртибендә.
Мин әрекмән суын иттарткыч аша чыгарып эшләдем. вак тиешекле иләк аша суын сөздем. Бәләкәй савытларга салып туңдыргычка алып куйдым.
Дуслар! Җир йөзендә сәламәтлектән дә кадерлерәк берни дә юк. Табигать белән гармониядә яшәгез, үзегезне саклагыз. Онытмагыз: Аллаһ та бит "Сакланганны саклармын" дигән. Менә шул хакта бер генә минутка да исегездән чыгармасагыз иде. Дуслар! Бер искәрмә бар: курс барышын төгәл үтәргә, өч тапкырында да әрекмән суын эчәргә онытмаска кирәк. Бары шул чагында гына нәтиҗә әйбәт булачак.
Тагын бер искәрмә: әрекмән яфрагы суы суыткычта 4-5 көн генә саклана ала. Шуңа аны туңдыргычта сакларга кирәк. Үзеңә кирәк вакытта эретеп эчәргә кирәк. Туңса да, файдалы сыйфатлары югалмый дип язылган. Так ышту, алга - әрекмән яфрагы җыярга, дуслар! Өч айлык запасын әле хәзерләп калсагыз, күңелегез тыныч, кәефегез шәп, тәнегез сәламәт булыр, Иншә Алла!
Венера Мәҗитова
Читайте нас: