Маяк
+21 °С
Облачно
Бакчачы почмагы
3 Июля 2019, 20:15

КЫЯРГА БОР КИСЛОТАСЫ

— Кыярның уңышы күбрәк булсын өчен, бор кислотасы белән тукландыралар икән. Моны ничек эшләргә?

— Бор кислотасы эремәсе белән тамырдан тыш тукландыру кыярның уңышын арттыра. Чәчәк атар алдыннан 10 л суга 5 г бор кислотасы кушып, үсемлекләргә бөркиләр. Икенче тапкыр эремәне җимшәннәренә шул ук концентрациядә сиптерәләр. Аңа берничә марганцовка кристаллы өстәп, кыярны ончыл чыктан да саклап була.
Бор кислотасы, куркынычы ягыннан, иң түбән — дүртенче класстагы зарарлы матдә. Шуңа да карамастан, дозаны үзгәртергә һич ярамый. Туфракта борның кирәгеннән артык булуы үсемлекләргә зыянлы, аларның яфраклары саргая, корый башлый.
Читайте нас