Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
8 июль 2019, 14:16

Җәй мизгеле - җиләк-җимеш чоры

Җиләк-җимешләрнең файдасы турында

Җиләк- җимештә иң файдалысы нәрсә? Аны алдан әзерләп тормыйча, түтәлдән өзеп, агымсуда чайкап җибәреп тә ашарга мөмкин. Азрак шикәр комы белән балландырып та тәмле булыр. Шулай ук җиләкләр (җир җиләге белән крыжовниктан башкасы) үрдәк, күркә, тавык, сарык һәм тана итен әзерләгәндә шәп тәмләткеч ролен дә уйный. Җиләк соусы ясап, иткә койсагыз, ризык тәме генә түгел, файдасы да уңай якка үзгәрәчәк. Гарнир янәшәсендә дә җиләк- җимештән эшләнгән соус азыкка аерым тәм өсти.
1.Кура җиләген даими ашау- ямаш шешне булдырмау өчен профилактика чарасы. Ашкайнату, эчәкләр, бөер , үпкә хәтта тән тиресен концерогеннардан саклау үзенчәлеге булган кура җиләгенең эритроцитларформалашуда зур роль уйнавы медицинада мәгълум. Йөрәк авыруының сәбәпчесе- организмда магний җитешмәүдән, әгәр, йөрәк өянәкләре бимазалый икән, һичшиксез кура җиләге ашагыз. Шулай ук җенси активлыкка кураның сотавындагы күп күләмдә цинк матдәсе булуы да уңай йогынты ясый.
2.Виктория җиләген яратып ашаучылар мәңге яшь булып саклана икән. Тәннәре җыерчыкларга, пигментацияләргә дә бирешми. Виктория организмны антиоксидантларга баета, тән тиресенең матурлыгын саклый торган коллаген матдәсенең юкка чыгуына юл куймый. Шулай ук, виктория җиләген яратып ашаучылар йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына бирешми. Ишемия, гипертония ише сүзләрне аларга ишетергә дә туры килми.
3.Чия составында яман шешкә каршы көрәшүче матдәләр бар икән. Шулай ук чия ялкынсынуны баса, кандагы шикәрне «көйли». Чия составында антоциан һәм биофлавоноидлар бар икән. Болары исә артрит һәм баш авыртуларына каршы көрәшә.
4.Кара карлыган - иң бай калий чыганагы. Кан басымы күтәрелүдән бер дигән дәва. Бу җимешне йогуртка кушсагыз, калий һәм кальцийга бай ризык булачак. Карлыган кабыгындагы пигмент нокталары бактерицит үзлеккә ия, ягъни җәрәхәтләрне төзәтү, авыруга каршы тору өчен кулланырга мөмкин. Теш казналары авыртамы? Ларингит яки бронхитмы? Эчәкләрдә “күңелсезлек”ме? Бу сырхаулардан кара карлыган ярдәмгә киләчәк. Аның бер генә кимчелеге бар: гастрид яки ашказаны язвасы булганда, карлыган белән “мавыкмаска” киңәш ителә.
5.Кызыл карлыган организмнан шлагларны чыгаручы күп пектиннарны берләштерә. 100 грамм кызыл карлыган- көндәлек кирәкле С витамины дигән сүз. Пешереп ашаганда сотавында тимер, калий һәм тиз үзләштерелешле клетчаткалар саклана. Шуны исегездән чыгармагыз, күп кенә файдалы матдәләргә бай кызыл карлыгада кислота да күп. Ашказаныгыз тәртиптә булса да, аны ач карынга ашарга киңәш ителми.
6.Кара бөрлегән (ежевика) - Е витамины чыганагы. Е- антиоксидант- йөрәк- кан тамырлары авыруларын кисәтә. Кальөийга байлыгы белән рекордсмен. Иртәнге ашка йогур яки сөт белән мюсли ясау, төрле җиләкләр кушып сок эшләү отышлы. Дөрес, ул август, сентябрь айларында гына өлгерә. Соңрак җыеп алганда тәмен җуеп, бик нык әчкелткә әверелә. Халык ырымнары буенча, соңрак бөрлегәнгә иблисләр бозым сала, имеш. Саклау мөмкин түгел. Әмма кура җиләк кебек туңдырылган очракта, тәмен һәм файдасын җуймый.
Читайте нас: