Маяк
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
15 февраль 2021, 17:25

Орлыкларны туфракка чәчү ВАКЫТЫ

Урамда карлы-буранлы кыш булса да, бакчачылар «старт сызыгы»на чыгып басарга җыена инде. Орлыкны ничек тә иртәрәк чәчеп, иртәрәк мул уңышын да аласы килә бит. Әмма күпьеллык тәҗрибә күрсәткәнчә, артыгын үскән үсенте беркайчан артык уңыш бирми. Шуңа күрә ашыкмаска, орлыкларны туфракка чәчү вакытын онытмаска кирәк.Помидор. Май башында теплицага күчереп утырту өчен орлыкларны февраль ахыры – март башында чәчәбез. Ачык туфракка күчереп утырту өчен – апрель башыннан апрель урталарына кадәр. Помидор ачык туфракка күчереп утыртканчы озын сабаклылары 60–70 көн, кыска сабаклылары 45–50 көн тәрәзә төбендә үсәргә тиеш.Татлы борыч. Теплица өчен – 10 февраль тирәсендә, ачык грунт өчен март башыннан уртасына кадәр чәчәргә мөмкин. Үсенте туфракка күчереп утыртканчы 70–75 көн үсәргә тиеш. Тишелү өчен ун көн чамасы вакыт кирәк.Баклажан. Теплица өчен февраль уртасыннан март ахырына кадәр чәчәбез. Ачык туфрак өчен – март уртасыннан.Кәбестә. Апрель аенда теплицаның бер почмагына чәчеп, пакет капларга кирәк. Тишелгәч, өстәмә яктырту таләп ителгәнлектән, өйдә тартмага чәчүдән мәгънә юк. Ник дигәндә, үсентеләр бик тиз озынаеп китәчәк.Сельдерей. Туфракка күчереп утыртканчы, 70–80 көн үсәргә тиеш. Орлыкларын тирәнгә күммичә генә февраль уртасыннан март башына кадәр чәчәләр.Берьеллык чәчәкләр. Тизрәк чәчәк атсын өчен петуния, сальвия кебек чәчәкләрне февраль уртасында ук чәчәргә.Күпьеллык чәчәкләр. Февраль аенда чәчәргә киңәш ителә. Вак орлыклар туфрак өстенә генә сибелә, эрерәкләре 1–2 мм калынлыкта туфракка күмелә. Орлык утыртылган савыт, ике атна бүлмәдә тотканнан соң, 3–4 атнага суыткычка куеп торыла. Шуннан яктыга, җылыга урнаштырыла. Мондый тәртип барлык күпьеллык чәчәкләргә кагыла.Кыяр, карбыз, кавын.20–30 көнлек үсентене 2–3 чын яфрагы булгач күчерергә кирәк.Орлыкларны аерым савытларга чәчү әйбәт. Юкса үсенте күчереп утыртуны авыр кичерә.Тизрәк тишелсен өчен карбыз орлыкларын берникадәр вакыт дәвамында 50–60 градуслы җылы суга салып торырга кирәк.чыганак

Урамда карлы-буранлы кыш булса да, бакчачылар «старт сызыгы»на чыгып басарга җыена инде. Орлыкны ничек тә иртәрәк чәчеп, иртәрәк мул уңышын да аласы килә бит. Әмма күпьеллык тәҗрибә күрсәткәнчә, артыгын үскән үсенте беркайчан артык уңыш бирми. Шуңа күрә ашыкмаска, орлыкларны туфракка чәчү вакытын онытмаска кирәк.
Помидор. Май башында теплицага күчереп утырту өчен орлыкларны февраль ахыры – март башында чәчәбез. Ачык туфракка күчереп утырту өчен – апрель башыннан апрель урталарына кадәр. Помидор ачык туфракка күчереп утыртканчы озын сабаклылары 60–70 көн, кыска сабаклылары 45–50 көн тәрәзә төбендә үсәргә тиеш.
Татлы борыч. Теплица өчен – 10 февраль тирәсендә, ачык грунт өчен март башыннан уртасына кадәр чәчәргә мөмкин. Үсенте туфракка күчереп утыртканчы 70–75 көн үсәргә тиеш. Тишелү өчен ун көн чамасы вакыт кирәк.
Баклажан. Теплица өчен февраль уртасыннан март ахырына кадәр чәчәбез. Ачык туфрак өчен – март уртасыннан.
Кәбестә. Апрель аенда теплицаның бер почмагына чәчеп, пакет капларга кирәк. Тишелгәч, өстәмә яктырту таләп ителгәнлектән, өйдә тартмага чәчүдән мәгънә юк. Ник дигәндә, үсентеләр бик тиз озынаеп китәчәк.
Сельдерей. Туфракка күчереп утыртканчы, 70–80 көн үсәргә тиеш. Орлыкларын тирәнгә күммичә генә февраль уртасыннан март башына кадәр чәчәләр.
Берьеллык чәчәкләр. Тизрәк чәчәк атсын өчен петуния, сальвия кебек чәчәкләрне февраль уртасында ук чәчәргә.
Күпьеллык чәчәкләр. Февраль аенда чәчәргә киңәш ителә. Вак орлыклар туфрак өстенә генә сибелә, эрерәкләре 1–2 мм калынлыкта туфракка күмелә. Орлык утыртылган савыт, ике атна бүлмәдә тотканнан соң, 3–4 атнага суыткычка куеп торыла. Шуннан яктыга, җылыга урнаштырыла. Мондый тәртип барлык күпьеллык чәчәкләргә кагыла.
Кыяр, карбыз, кавын.
  • 20–30 көнлек үсентене 2–3 чын яфрагы булгач күчерергә кирәк.
  • Орлыкларны аерым савытларга чәчү әйбәт. Юкса үсенте күчереп утыртуны авыр кичерә.
  • Тизрәк тишелсен өчен карбыз орлыкларын берникадәр вакыт дәвамында 50–60 градуслы җылы суга салып торырга кирәк.
  • Читайте нас: