Маяк
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
2 март 2021, 17:20

Мул уңыш алыйм дисәң...

Бакчачылар, түземсезләнеп, чәчү-утырту эшләренең башлануын көтә. Озакламый тәрәзә төпләрендә борыч, помидор үсентеләре шаулап утырачак, дигән сүз. Ә аларның нык булып, күкрәп үсүе өчен нинди шартларны үтәргә, нинди серләр һәм нечкәлекләрне белеп торырга кирәк? Бакчачы-блогер Эльмира Исхаковадан “Серле сандык” кушымтасын укучыларыбызга бу җәһәттән “шпаргалка” тәкъдим итүен сорадык. Шуны укып чыксагыз, бакча “имтиханы”нда сынатмаячаксыз, дип уйлыйбыз.ТуфракҮсенте туфрагы катнаш булырга тиеш. Иң яхшысы – черемә, торф, кәсле туфрак, коңгырт төстәге черегән агач чүбе (барысын да чама белән бер үк күләмдә алырга) катнашмасы. Яхшы туфрак әзерләү эше моның белән генә бетми әле. Бер чиләк катнашмага 1,5 стакан агач көле, 3 аш кашыгы суперфосфат, 1 аш кашыгы калий сульфаты, 1 чәй кашыгы мочевина салып болгатыгыз. Орлыкларны чәчү-утыртуга ике атна чамасы кала катнашмага ЭМ-препаратыннан ясалган эремә сипсәң, бөтенләй шәп булачак: туфрактагы барлык файдалы микроорганизмнар уяначак.Орлыкларны әзерләү һәм чәчүЧәчкәнче, помидор орлыкларын марганцовка эремәсендә һәм алоэ сыгынтысында тотарга, борыч һәм баклажан орлыкларын үрдерергә, кабак-ташкабак орлыкларын җылытып алырга иренмәгез. Ә менә бөртекле (гранула) һәм тышчасы гель белән капланганнарын шулай гына – кабыннан алган килеш кенә чәчегез. Кайберәүләр, орлыкларны никадәр иртәрәк чәчсәң, уңышын тизрәк җыеп аласың, дип уйлый. Чынбарлыкта – барысы да киресенчә! Барлык яшелчә культураларын гыйнвар-февраль айларында чәчеп бетерергә ашыкмагыз. Тәрәзә төпләрен өстәмә яктырту мөмкинлеге булмаганда – бигрәк тә. Орлыклы капларның тышына язылган инструкцияне игътибар белән укып чыгыгыз: анда кайчан чәчәргә кирәклеге бик төгәл күрсәтелгән.Үсенте савытыСтаканнар яки тартма-табакларның төбе тишекле булырга тиеш. Юкса орлыклар һәм борынлап килүче үсентеләр череячәк. Сирәкләүне таләп итүче үсентеләргә (помидор, татлы борыч, баклажан, кәбестә) орлык чәчү өчен – 100 мл, яшь үсентене сирәкләп, күчереп утырту өчен – 500 мл сыешлы савыт кирәк. Ә инде сирәкләүне авыр кичерүче яшелчә (кыяр, кабак, ташкабак) орлыкларын алдан ук зуррак – 500 мл сыешлы савытларга чәчеп кую кирәк.Туфракка күмүАртык тирәнгә чәчелгән орлыкларның күбесе тишелеп чыга алмыйча, стакан төбендә чери. Ә кайбер орлыкларны (вак орлыклар, мәсәлән, петуния чәчәге орлыкларын) гомумән дә туфракка күмәргә ярамый, чөнки алар яктыда гына тишелә. Бу җәһәттән гомуми киңәш: туфракка күмү тирәнлеге орлыкның икеләтә диаметрыннан артмаска тиеш.КуелыгыБер стаканга берьюлы берничә орлык чәчүчеләр дә бар. Бу очракта үсентеләр “кара урман” булып тишелеп чыга. Яктылык һәм һава җитмәгәнлектән, зәгыйфьләнә, начар үсә. Саранланмагыз! Артык үсентеләрне тишелеп чыккач ук йолкып ташлагыз яисә башка савытка күчереп утыртыгыз.Су сибүЧәчкән шәпкә су сибәргә ярамый: су орлыкларны тирәнгә “чумдырачак”, шуның аркасында чәчү тирәнлеген үтәүгә киткән тырышлыгыгыз шундук юкка чыгачак. Орлыкларны чәчәр алдыннан туфракны яхшылап юешләргә кирәк. Шуннан соң, орлыклар шытып чыкканчы, су сипмәскә! Ә инде үсә башлагач, туфрагы кибүгә юл куймаска. Иң яхшысы – суны үсентеле савытның аскуймасына салу. Болай эшләгәндә үсенте тамырлары суны үзләренә күпме кирәк, шуның кадәр алып торачак.Һава температурасыТатлы борыч һәм помидор үсентеләре – җылыны, ә кәбестә суыкны ярата. Әмма гомуми кагыйдәләре дә бар: орлык чәчелгән савытны, тизрәк тишелсен өчен, җылылык батареясына, орлыклары тишелеп кенә килгән савытны салкын тәрәзә төбенә урнаштырырга ярамый. Үсентеле савытны турыдан-туры тәрәзә төбенә түгел, ә пенопласт кисәге яисә иске китаплар өстенә куегыз, янәшәсендә термометр булдырыгыз. Суыграк икән, үсентеле савыт-тартмаларны спанбонд (полипропиленнан эшләнгән материал) яки полиэтилен белән төрегез, ә инде кояш кыздырганда, үсентеләргә күләгә ясагыз, форточканы бераз ачыгыз.ЯктылыкЯктылык җитмәсә, үсентеләр бик нечкә, озын сабаклы булып үсә. Махсус лампалар ярдәмендә өстәмә яктылык биреп үстерү дә, кыйммәткә төшкәнлектән, кайберәүләребезнең хәленнән килмәскә мөмкин. Шуңа күрә үсентеләрне иң якты тәрәзә төпләренә урнаштырырга тырышыгыз. Өстәмә яктылык булдыру мәшәкатеннән котылу өчен, орлыкларны соңрак, көннәр озыная башлагач, март ахыры – апрель башларында чәчегез.Күчереп утыртуИкенче чын яфрагы күренүгә, үсентене зуррак савытка күчереп утыртырга кирәк. Бу эшне сузарга ярамый. Юкса яңа урында үсентеләрнең бер өлеше яңармаячак.ЧыныктыруБакчага алып чыгып утыртырга 10–12 көн кала, үсентеләрне балкон яки верандага чыгарып тотарга кирәк. Аларның саф һава сулау вакыты һәр көн саен берникадәр арттырып барылырга тиеш. Бу кагыйдәне үтәмәгәндә, бүлмә җылысында иркәләнеп үскән үсентеләр яңа урында яңарып китмәскә яисә һава температурасы аз гына түбәнәюне дә күтәрә алмаска мөмкин.Орлык сатып алу кагыйдәләреАларны ничек туры килсә, шулай, кайда туры килсә, шунда түгел, ә уйлап кына сатып аласыз икән, акчагыз да янга калачак, файдасы да күбрәк булачак.Беренче кагыйдә. Кибеткә юл тотканчы, узган елдан калганнарын барлагыз. Саклау вакыты чыкмаган икән, димәк, аларны һич шикләнмичә чәчәргә була дигән сүз. Исемлек төзеп, ниндиләренең һәм күпме күләмдә кирәклеген билгеләгез.Икенче кагыйдә. Орлыкларның бәясе биш сумнан башлана. Әлбәттә инде, берничә генә кап сатып алганда, очсызрагын эзләп, кибеттән-кибеткә чабасы килми. Ә менә дистәләрчә кап кирәк булганда, орлыклар сатыла торган берничә кибеткә сугылып, интернет-кибетләргә күз салып, бәяләр белешүдән зыян юк. Бер үк төрле орлыкның хакы төрле җирдә төрлечә булырга мөмкин чөнки. Орлыкларны узып барышлый гына базар-лареклардан сатып алмагыз. Моның өчен махсус кибетләргә барып кайтырга вакыт табыгыз: аларда сайлап алу мөмкинлеге дә күбрәк, сатучылары да тәҗрибәлерәк.Өченче кагыйдә. Мөмкинлек булса, күршеләрегез яки бакча дусларыгыз белән берләшегез. Кайбер капларда орлыклар саны, кем әйтмешли, ярты авылга җитәрлек була.Дүртенче кагыйдә. Орлыклар буенча үзегезнең рейтингны булдырыгыз. Төрле фирмалардан төрле сортлар сатып алып, ничек тишелүен һәм нинди уңыш алуыгызны дәфтәргә язып куегыз. Болай эшләгәндә, орлыкларны үзегезнең биш бармагыгыздай белә башлаячаксыз.Бишенче кагыйдә. Җитәр-җитмәс кенә алмагыз. Ник дигәндә, кайберләре начар тишеләчәк, ә кайсыберләре бөтенләй тишелмәячәк. Котылгысыз әйбер бу. Әйтик, кишер – бик көйсез культура, тишелүен көтә-көтә көтек булып беткән чаклар еш була. Шуңа күрә аны күбрәк сатып алудан һич зыян юк. Әлбәттә инде, берничә елга запас җыеп куюның да кирәге юк: беренчедән, әйбәт тишелсен өчен, орлыкларны дөрес саклау шарт, ә бу бары тик зур фирмаларның гына хәленнән килә, икенчедән, киләсе елга яңарагын сатып алу теләге туса, иске запаслар әрәм булачак. Әмма язын бик шәп тишелеп, уңышы да куандырган икән, бу фирма орлыкларын киләсе елга да алып куярга мөмкин. Үзегезгә бик тә әйбәт партия эләккән дигән сүз бу.чыганак

Бакчачылар, түземсезләнеп, чәчү-утырту эшләренең башлануын көтә. Озакламый тәрәзә төпләрендә борыч, помидор үсентеләре шаулап утырачак, дигән сүз. Ә аларның нык булып, күкрәп үсүе өчен нинди шартларны үтәргә, нинди серләр һәм нечкәлекләрне белеп торырга кирәк? Бакчачы-блогер Эльмира Исхаковадан “Серле сандык” кушымтасын укучыларыбызга бу җәһәттән “шпаргалка” тәкъдим итүен сорадык. Шуны укып чыксагыз, бакча “имтиханы”нда сынатмаячаксыз, дип уйлыйбыз.
Туфрак
Үсенте туфрагы катнаш булырга тиеш. Иң яхшысы – черемә, торф, кәсле туфрак, коңгырт төстәге черегән агач чүбе (барысын да чама белән бер үк күләмдә алырга) катнашмасы. Яхшы туфрак әзерләү эше моның белән генә бетми әле. Бер чиләк катнашмага 1,5 стакан агач көле, 3 аш кашыгы суперфосфат, 1 аш кашыгы калий сульфаты, 1 чәй кашыгы мочевина салып болгатыгыз. Орлыкларны чәчү-утыртуга ике атна чамасы кала катнашмага ЭМ-препаратыннан ясалган эремә сипсәң, бөтенләй шәп булачак: туфрактагы барлык файдалы микроорганизмнар уяначак.
Орлыкларны әзерләү һәм чәчү
Чәчкәнче, помидор орлыкларын марганцовка эремәсендә һәм алоэ сыгынтысында тотарга, борыч һәм баклажан орлыкларын үрдерергә, кабак-ташкабак орлыкларын җылытып алырга иренмәгез. Ә менә бөртекле (гранула) һәм тышчасы гель белән капланганнарын шулай гына – кабыннан алган килеш кенә чәчегез. Кайберәүләр, орлыкларны никадәр иртәрәк чәчсәң, уңышын тизрәк җыеп аласың, дип уйлый. Чынбарлыкта – барысы да киресенчә! Барлык яшелчә культураларын гыйнвар-февраль айларында чәчеп бетерергә ашыкмагыз. Тәрәзә төпләрен өстәмә яктырту мөмкинлеге булмаганда – бигрәк тә. Орлыклы капларның тышына язылган инструкцияне игътибар белән укып чыгыгыз: анда кайчан чәчәргә кирәклеге бик төгәл күрсәтелгән.
Үсенте савыты
Стаканнар яки тартма-табакларның төбе тишекле булырга тиеш. Юкса орлыклар һәм борынлап килүче үсентеләр череячәк. Сирәкләүне таләп итүче үсентеләргә (помидор, татлы борыч, баклажан, кәбестә) орлык чәчү өчен – 100 мл, яшь үсентене сирәкләп, күчереп утырту өчен – 500 мл сыешлы савыт кирәк. Ә инде сирәкләүне авыр кичерүче яшелчә (кыяр, кабак, ташкабак) орлыкларын алдан ук зуррак – 500 мл сыешлы савытларга чәчеп кую кирәк.
Туфракка күмү
Артык тирәнгә чәчелгән орлыкларның күбесе тишелеп чыга алмыйча, стакан төбендә чери. Ә кайбер орлыкларны (вак орлыклар, мәсәлән, петуния чәчәге орлыкларын) гомумән дә туфракка күмәргә ярамый, чөнки алар яктыда гына тишелә. Бу җәһәттән гомуми киңәш: туфракка күмү тирәнлеге орлыкның икеләтә диаметрыннан артмаска тиеш.
Куелыгы
Бер стаканга берьюлы берничә орлык чәчүчеләр дә бар. Бу очракта үсентеләр “кара урман” булып тишелеп чыга. Яктылык һәм һава җитмәгәнлектән, зәгыйфьләнә, начар үсә. Саранланмагыз! Артык үсентеләрне тишелеп чыккач ук йолкып ташлагыз яисә башка савытка күчереп утыртыгыз.
Су сибү
Чәчкән шәпкә су сибәргә ярамый: су орлыкларны тирәнгә “чумдырачак”, шуның аркасында чәчү тирәнлеген үтәүгә киткән тырышлыгыгыз шундук юкка чыгачак. Орлыкларны чәчәр алдыннан туфракны яхшылап юешләргә кирәк. Шуннан соң, орлыклар шытып чыкканчы, су сипмәскә! Ә инде үсә башлагач, туфрагы кибүгә юл куймаска. Иң яхшысы – суны үсентеле савытның аскуймасына салу. Болай эшләгәндә үсенте тамырлары суны үзләренә күпме кирәк, шуның кадәр алып торачак.
Һава температурасы
Татлы борыч һәм помидор үсентеләре – җылыны, ә кәбестә суыкны ярата. Әмма гомуми кагыйдәләре дә бар: орлык чәчелгән савытны, тизрәк тишелсен өчен, җылылык батареясына, орлыклары тишелеп кенә килгән савытны салкын тәрәзә төбенә урнаштырырга ярамый. Үсентеле савытны турыдан-туры тәрәзә төбенә түгел, ә пенопласт кисәге яисә иске китаплар өстенә куегыз, янәшәсендә термометр булдырыгыз. Суыграк икән, үсентеле савыт-тартмаларны спанбонд (полипропиленнан эшләнгән материал) яки полиэтилен белән төрегез, ә инде кояш кыздырганда, үсентеләргә күләгә ясагыз, форточканы бераз ачыгыз.
Яктылык
Яктылык җитмәсә, үсентеләр бик нечкә, озын сабаклы булып үсә. Махсус лампалар ярдәмендә өстәмә яктылык биреп үстерү дә, кыйммәткә төшкәнлектән, кайберәүләребезнең хәленнән килмәскә мөмкин. Шуңа күрә үсентеләрне иң якты тәрәзә төпләренә урнаштырырга тырышыгыз. Өстәмә яктылык булдыру мәшәкатеннән котылу өчен, орлыкларны соңрак, көннәр озыная башлагач, март ахыры – апрель башларында чәчегез.
Күчереп утырту
Икенче чын яфрагы күренүгә, үсентене зуррак савытка күчереп утыртырга кирәк. Бу эшне сузарга ярамый. Юкса яңа урында үсентеләрнең бер өлеше яңармаячак.
Чыныктыру
Бакчага алып чыгып утыртырга 10–12 көн кала, үсентеләрне балкон яки верандага чыгарып тотарга кирәк. Аларның саф һава сулау вакыты һәр көн саен берникадәр арттырып барылырга тиеш. Бу кагыйдәне үтәмәгәндә, бүлмә җылысында иркәләнеп үскән үсентеләр яңа урында яңарып китмәскә яисә һава температурасы аз гына түбәнәюне дә күтәрә алмаска мөмкин.
Орлык сатып алу кагыйдәләре
Аларны ничек туры килсә, шулай, кайда туры килсә, шунда түгел, ә уйлап кына сатып аласыз икән, акчагыз да янга калачак, файдасы да күбрәк булачак.
Беренче кагыйдә. Кибеткә юл тотканчы, узган елдан калганнарын барлагыз. Саклау вакыты чыкмаган икән, димәк, аларны һич шикләнмичә чәчәргә була дигән сүз. Исемлек төзеп, ниндиләренең һәм күпме күләмдә кирәклеген билгеләгез.
Икенче кагыйдә. Орлыкларның бәясе биш сумнан башлана. Әлбәттә инде, берничә генә кап сатып алганда, очсызрагын эзләп, кибеттән-кибеткә чабасы килми. Ә менә дистәләрчә кап кирәк булганда, орлыклар сатыла торган берничә кибеткә сугылып, интернет-кибетләргә күз салып, бәяләр белешүдән зыян юк. Бер үк төрле орлыкның хакы төрле җирдә төрлечә булырга мөмкин чөнки. Орлыкларны узып барышлый гына базар-лареклардан сатып алмагыз. Моның өчен махсус кибетләргә барып кайтырга вакыт табыгыз: аларда сайлап алу мөмкинлеге дә күбрәк, сатучылары да тәҗрибәлерәк.
Өченче кагыйдә. Мөмкинлек булса, күршеләрегез яки бакча дусларыгыз белән берләшегез. Кайбер капларда орлыклар саны, кем әйтмешли, ярты авылга җитәрлек була.
Дүртенче кагыйдә. Орлыклар буенча үзегезнең рейтингны булдырыгыз. Төрле фирмалардан төрле сортлар сатып алып, ничек тишелүен һәм нинди уңыш алуыгызны дәфтәргә язып куегыз. Болай эшләгәндә, орлыкларны үзегезнең биш бармагыгыздай белә башлаячаксыз.
Бишенче кагыйдә. Җитәр-җитмәс кенә алмагыз. Ник дигәндә, кайберләре начар тишеләчәк, ә кайсыберләре бөтенләй тишелмәячәк. Котылгысыз әйбер бу. Әйтик, кишер – бик көйсез культура, тишелүен көтә-көтә көтек булып беткән чаклар еш була. Шуңа күрә аны күбрәк сатып алудан һич зыян юк. Әлбәттә инде, берничә елга запас җыеп куюның да кирәге юк: беренчедән, әйбәт тишелсен өчен, орлыкларны дөрес саклау шарт, ә бу бары тик зур фирмаларның гына хәленнән килә, икенчедән, киләсе елга яңарагын сатып алу теләге туса, иске запаслар әрәм булачак. Әмма язын бик шәп тишелеп, уңышы да куандырган икән, бу фирма орлыкларын киләсе елга да алып куярга мөмкин. Үзегезгә бик тә әйбәт партия эләккән дигән сүз бу.чыганак
Читайте нас: