Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
14 апрель 2021, 16:25

АПРЕЛЬДӘ БАКЧА ЭШЛӘРЕ

Апрель — язның икенче ае, кар бик тиз эри, кар сулары бакчаны дымга баета. Агачлар һәм куакларның бөреләре бүртә, яфрак ярырга әзерләнә, бу вакытта аларны корткычлар һәм авыруларга каршы эшкәртеп өлгерергә кирәк.

Кәүсәләрдәге бәйләвечләрне сүтәргә, язгы кояш пешермәсен өчен агартырга кирәк. Бөреләр бүрткәнче корыган ботакларын кисәргә, бакча сумаласы сыларга, кәүсәдәге барлык җәрәхәтләрне эшкәртергә кирәк. Сок хәрәкәте башлангач, кисәргә ярамый.
Кар эреп бетүгә, бакча җиләген картайган, иске, авыру яфраклардан чистартырга һәм 2 %лы бордос сыекчасы белән эшкәртергә. Яшелләнә башлагач, азотлы ашлама белән тукландырырга. Тирес яки кош тизәге әчеткесе сибәргә була, минераль ашлама кулланырга да мөмкин. Иң уңайлысы — 10 л суга 1 аш кашыгы мочевина кушып сибү.
Читайте нас: