Суган орлыгы төрле зурлыкта була. Эресе яхшыракмы, әллә ваграгымы? 1 см га кадәр диаметрлы суган орлыгы — вак, язын мондый суганны утыртмыйлар. Туклыклы матдәләр запасы аз булу сәбәпле, ул эре үсә алмый. Мондый суганны көздән утыртып калдыру яхшырак, чөнки чәчәк атуга бирешми.
1-1,8 см диаметрлы суган орлыгы — яз утырту өчен иң яхшысы. Ул чәчәк атмый, эре үсә ала.
1,8-2,4 см диаметрлы суган чәчәк атарга мөмкин, аеруча иртә утыртып, салкынга эләксә. Шуңа эрерәк суган орлыгын утыртырга бик ашыкмаска кирәк. Шуннан эрерәк суган орлыгын яшел кыяк өчен генә утырталар.
Суган орлыгын сатып алгач, берничә көн батарея янында таратып киптерегез. Аннан +10...+15 оСта, 70-75 % дымлылык сакланган урында тотарга кирәк.
-3 °С
Кар