Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
4 Май 2021, 11:55

Суган «стрелка»га китмәсен өчен, болай итеп утыртыгыз

Суганны утыртыр алдыннан болай эшкәртү ысулы яз өчен дә, көз өчен дә ярый. Содалы суда җебетү уңышны арттыра һәм «стрелка»га китүдән саклый.

Әлеге ысулның яхшы нәтиҗәләренең сере – соданың антисептик үзлегендә һәм эремәнең температурасында. Су кайнар булырга тиеш! Минимум 45 градус, ә 55-60 булса тагын да шәп. Бу очракта җебетүнең файдасы тагын да күбрәк.

Алабыз 1 литр кайнар су (45-60 градус), 1 чәй кашыгы өеп аш содасы. Җебетү вакыты – 30 минут. Эремә бик тиз суынмасын өчен, өстен каплап, калын чүпрәк белән төреп куегыз.
Җебетергә салыр алдыннан суганны салынган кадәрен җиңелчә генә кабыгыннан арындырыгыз. Бөтенләй чистартып төшерергә дә ярамый. Көз көне утыртканда суганны кисмәгез, чөнки бу төрле авыруларга сәбәп була.

Сода, шулай ук, туфракның әчелеген дә киметә. Аны суган утыртканда көл яки доломит оны урынына да кулланырга мөмкин. Чокырларны җиңелчә генә «пудралап» тиз генә суганны төртергә кирәк.

Яшел Үзән
Читайте нас: